1976 елда 4 нче Лаеш һөнәри-техник училищесының филиалы, 1979 елдан 31 нче урта авыл һөнәри-техник училищесы, 1984 елдан  97 нче СПТУ, 1999 елдан 97 нче һөнәр лицее, 2007 елдан – хәзерге исемдә.

2008 елда – Әлки, 2013 елда Яңа Чишмә районнарында филиаллары ачыла.

Авыл хуҗалыгында икътисад һәм бухгалтер исәбе, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлекләренә; авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист; эретеп ябыштыручы, пешекче, кондитер, тегүче һөнәрләренә укыту алып барыла.

2018/2019 уку елында 544 укучы, 52 укытучы исәпләнә.