Эчтәлек

Биографиясе

1826 елның 6 гыйнвары Тамбов губернасының Полтево авылы – 1889 елның 4 марты Казан.

Казан руханилар академиясен тәмамлый (1850 ел).

1850–1851 елларда Саратов семинариясендә укыта.

1851–1862 елларда Казан руханилар академиясендә, профессор (1857 ел), бер үк вакытта 1863 елдан Казанның 2 нче ир-балалар гимназиясендә укыта.

1869 елдан протоиерей, Тамбов руханилар семинариясе ректоры.

1872–1886 елларда Казан университетының дин белеме профессоры.

1880–1888 елларда Казан ветеринария институтында укыта.