Биографиясе

 1910 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Кири авылы – 1971 елның 29 октябре, Казан.

Туган авылында колхозда эшли.

1941 елның июленнән Кызыл Армиядә.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 180 нче аерым сапёрлар батальоны отделениесе сапёры (1 нче гвардия армиянең 167 нче укчылар дивизиясе). Көньяк-Көнчыгыш, Сталинград, Дон, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Украина һәм Польшаны азат итүдә, Прага һөҗүм операциясендә (1945 ел) катнаша.

1944 елның 2-10 апрелендә Бугач торак пункты (Тернополь өлкәсе Бугач районы) янындагы сугышларда (сугышчылар төркемен җитәкләп, кичү урыннарын ачыклый, дошман оборонасының алгы сызыгында разведка үткәрә, чәнечкеле тимерчыбык һәм миналар аша 7 чыгу юлы ясый); 1944 елның 6 сентябрендә Санок шәһәре (Польша) янындагы сугышта (разведка взводы составында хәрәкәт итеп, дошманның 3 пулемёт ноктасын юк итә);

1945 елның 5-8 мартында Бельско-Бяла шәһәреннән (Польша) 18-20 км төньяк-көнбатыштарак, Струмень, Драгомысль торак пунктлары тирәсендәге сугышларда батырлык күрсәтә: миналы 5 кырны ачыклый, 50 минаны зарарсызландыра.

Сугыштан соң Казанда җитен комбинатында эшли.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Шевченко Н.Я. Звёзды Славы. Казань, 1969;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов