- РУС
- ТАТ
(«Интернационал»), айлык иҗтимагый-сәяси, фәнни һәм нәфис журнал
Төркестан һәм Урта Азия коммунистик университетлары, Төркестан партия мәктәбе, Иске һәм Яңа шәһәр (Ташкент) мөселманнары техникумының эшчеләр факультетлары органы.
1923 елда Ташкент шәһәрендә нәшер ителә.
Җаваплы мөхәррире Ш.Абзанов. Иң актив авторлары: К.Габидов, Ш.Гыйльми, Г.Сәгъди.
Журналда даими рәвештә рәсми документлар басыла. Һәр санда дөньядагы сәяси хәлләр, аларда революцион пролетариатның роле турында тулы мәгълүмат бирелә. Илнең икътисади һәм мәдәни тормышы, фән казанышлары, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, әдәбият һәм сәнгать проблемалары яктыртыла.
Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Ш. Татарская периодическая печать начала ХХ века: Библиографический указатель. Казань, 2000.
Автор – Г.Г.Шәйдуллина-Хәсәнова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.