Биографиясе

1940 елның 8 июлендә Ютазы районы Иске Урыссу авылында туа.

1965 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, 3 нче урта һөнәри-техник училищедә (Ульянов өлкәсенең Кузоватово поселогы), Казан авыл хуҗалыгы институтында (1966–1979), Мари университетында (1979–1980) эшли.

1980 елдан Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеге мөдире (1989–1992), баш фәнни хезмәткәр (1992 елдан), авыл хуҗалыгы машиналары буенча директор урынбасары (2004 елдан), бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы академиясе (хәзер Казан аграр университеты) профессоры (1994 елдан), ТР Агросәнәгать комплексының механикалаштыру буенча баш эксперты (1995 елдан), «ТР инвестиция-финанс корпорациясе» АҖнең авыл хуҗалыгы машиналары секторы башлыгы (1995 елдан), профессор (1996).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы машиналарын төзүгә карый.

Мәҗитов күпьеллык үләннәрне аэрацион эшкәртү технологиясен һәм шул максаттагы механика чараларын тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүнең дымлылык, энергия һәм ресурс саклаулы алымнарын, бәрәңге эшкәртүнең универсаль технологиясен, рәт араларын эшкәртү машинасын, катлаулы һава шартларында кулланыла торган бәрәңге казыгыч машина эшли.

Уйлап табуга 35 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Унификацияләнгән блоклы-модульле культиваторлар комплексын эшләп чыгарганы өчен (РФнең барлык климатик туфрак зоналарында кулланыла) «Алтын көз–2003» (Мәскәү) Халыкара агросәнәгать күргәзмәсенең 1 нче дәрәҗәле дипломына һәм алтын медаленә лаек була.

РСФСР, ТРның Дәүләт бүләкләре (1990,1999), РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге бүләге (2001) лауреаты.

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының өч алтын, өч көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Комбинированные почвообрабатывающие агрегаты. К., 1984;

Машины почвоохранного земледелия. М., 1987;

Ресурсосберегающие почвообрабатывающие машины. К., 2003.