- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 10 гыйнвары), кече лейтенант (1943 ел)
1922 елның 13 июле, Зөя кантоны (хәзер Югары Ослан районы) Татар Мәмәтхуҗасы авылы – 1955 елның 28 сентябре, Казан.
Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый.
1941 елдан Кызыл Армия сафларында.
1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе 15 нче укчы полк батальоны комсоргы. Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша.
1943 елның 3-5 ноябрендә Киевны азат итү сугышында батырлык күрсәтә. Һөҗүмнәрдә һәм дошманның берничә контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша. Яралана, әмма сугыш кырыннан китми.
1946 елдан запаста.
Ульяновск шәһәрендә яши һәм эшли. 1951 елның сентябрендә Казанга күчерелә, ТАССР Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык бүлегендә хезмәт куя.
Ленин ордены, Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Югары Ослан авылында Геройлар паркында Н.Ш.Зиннуров бюсты, Чехов урамындагы бинага мемориаль такта куела, аның исеме белән урам атала. Туган авылында Герой исемендәге скверга нигез салына.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 14, 19, 60, 61;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 64.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.