Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Корноухово авылыннан аерылып чыгу нәтиҗәсендә нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Кайбыч районында. 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Ульянково авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Воскресенск” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1945 елда Леванев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 елда – берләштерелгән “Победа” колхозы (Корноухово, Победа авыллары), 1959 елда “Ульянково” колхозы (Ульянково, Корноухово, Победа авыллары) составына керә. 1991 елда поселок берләштерелгән “Дружба” колхозы составында аерылып чыга (Корноухово, Победа авыллары). 1998 елдан – “Ульянково” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1968–2015 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1938 елда – 54,
1970 елда – 93,
1979 елда – 59,
1989 елда – 42,
2002 елда – 43,
2010 елда – 35,
2017 елда – 24 кеше (руслар).