Административ-территориаль буйсынуы

1953 елда нигез салына, 1960 елда торак пункт статусын ала.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Берёзовка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокка бу территориядә “Бөгелмә” кошчылык совхозы төзелү сәбәпле нигез салына (башка мәгълүматлар буенча, кошчылык фабрикасы төзелеш 1929 елда башлана, соңрак совхоз оештырыла; Базаровка, Зәй, Коногоровка, Матросово, Мокрый Куст, Санин ключ, Солдат Писмәнкәсе, Холодная Головка, Экономичный торак пунктларын берләштерә).

1965 елда Татарстан “Птицепром” тресты составына керә, 1970 елдан “Птицевод” дәүләт нәселле кошчылык заводы (кошчылык продукциясе җитештерү буенча республикада иң зур предприятиеләрнең берсе санала; 2007 елда йомырка сала торган 198 мең тавык исәпләнә).

Халкы күбесенчә “Племремпродукт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта “Курочка Ряба” балалар бакчасы (1987 елдан), мәдәният йорты (1971 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1967 елдан; 1988 елда яңа бина төзелә) бар.

“Хәсрәтле ана” һәйкәле куелган.

Халык саны

1970 елда – 413,
1979 елда – 520,
1989 елда – 676,
2002 елда – 764,
2010 елда – 644,
2015 елда – 706 кеше (руслар – 48%, татарлар – 40%).