Эчтәлек

1870 елның 4 октябре, Түбән Новгород губернасы, Ардатов өязе Смирнов авылы — 1918 елның 20 июне, Пермь шәһәре тирәсе.

Казан руханилар академиясен тәмамлый (1895). 1896–1898 елларда Әстерхан, 1898–1899 елда Харьков руханилар семинарияләрендә укыта.

1899–1918 елларда – Казан руханилар академиясендә, әхлакый теология кафедрасы укытучысы. Бер үк вакытта, 1902–1917 елларда, немец теле лекторы, 1913–1918 елларда «Православный собеседник» журналы мөхәррире.

Хезмәтләре әхлакый теологиягә карый.

Хезмәтләре

Вера в Промысел Божий и её основания. Казань, 1899.

Христианство, патриотизм и война // Православный собеседник. 1904. Ч. 1–2.

Христианское учение о любви ко врагам в его отношении к учению классической древности // Православный собеседник. 1911. Ч. 1.

Автор – Е.В.Липаков