Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кадыкеево, Кадыпеево исемнәре белән билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, печән әзерләү пунктларында көнлекле һәм Агыйдел елгасы буендагы пристаньнарында эшли.

XX йөз башында мәчет (1844 елдан мәгълүм), мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2970 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Кәзкәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Яңа тормыш” колхоз оештырыла, 1955 елдан – “Изаил” колхозы. 1958 елда аның составына Тыңламас авылы керә. Соңрак “Изил” колхозы “Үзәк” колхозы составында (Актаныш авылы). 1966 – 2002 елларда Ленин исемендәге колхоз. 2003 – 2005 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, соңрак – “Аеш”.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда мәктәп ачыла, 2000 елда – урта (бина 1989 елда төзелә), 2000 елдан – тулы булмаган урта, 2010 елдан – башлангыч мәктәп була.

2007 елдан авылда Советлар Союзы Герое Х.З.Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе эшли.

Авылда мәдәният йорты (бина 1975 елда төзелә), балалар бакчасы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1998 елдан).

Күренекле кешеләре

М.Ә.Әмирханов (1933 елда туган) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

К.М.Малов (1933 – 2003 ) – математик, физика-математика фәннәре докторы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Ф.Сафиуллина (1966 елда туган) – биолог, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1795 елда – 80 ир заты;
1884 елда – 839,
1897 елда – 818,
1908 елда – 828,
1920 елда – 951,
1926 елда – 855,
1949 елда – 577,
1958 елда – 463,
1970 елда – 585,
1979 елда – 475,
1989 елда – 351,
2002 елда – 335,
2010 елда – 304,
2015 елда – 285 кеше (татарлар).