Биографиясе

1928 елның 11 сентябре, Мордва АССРның Атяшево районы Зур Манадыш авылы – 1988 елның 8 мае, Казан шәһәре.

1951 елда Казан университетын тәмамлый.

1950–1956 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Физика-техника институтында эшли.

1956–1988 елларда Казан университетында, теоретик механика кафедрасы мөдире (1979 елдан), бер үк вакытта, 1964 елдан, Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында.

Хезмәтләре юка тышчалы конструкцияләрнең ныклыгына, тотрыклылыгына һәм тирбәнүләренә карый. А.В.Саченков пластина һәм сүрүләрнең сыгылмалылык чикләрендә һәм бу чикләрдән тыш, сыгылмалы системаларның тирбәнүләр һәм динамик тотрыклылыгы өлкәсендәге тотрыклылыгын исәпли. Күп катламлы сүрүләр теориясен үстерә, пластиналар һәм сүрүләр теориясенең – нәсызыкча, эластиклык һәм пластиклык теориясенең фәзаи мәсьәләләрен чишүнең нәтиҗәле алымнарын эшли. А.В.Саченковның күп кенә фәнни хезмәтләре релятивистик механикага карый. Пластина һәм сүрүләр механикасында теоретик-эксперименталь тикшеренүләр алымының авторы.

Хезмәтләре

Теория оболочек с учётом поперечного сдвига. Казань, 1978 (автордаш).

К вариационным уравнениям смешанного типа в теории упругости // Изв. вузов. Математика. 1980. № 5 (автордаш).

Изгиб цилиндрических оболочек и плит с учётом поперечной деформации // Изв. вузов. Математика. 1981. № 11 (автордаш).