Тарихы

XVI йөз ахыры XVII йөз башында Миас елгасы буеннан (хәзер Чиләбе өлкәсе) башкортларның кара-табын нәселеннән чыгучылар тарафыннан нигез салына. Башта авыл елганың ике ярында урнашкан ике өлештән тора – Мәлләшәрип һәм Мәлләтамак. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Менли-Тамак-Шарипово, Минли-Тамак-Шарипово һәм Шарыпова-Меллитамак исемнәре белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп эшли. XX йөз башында волость идарәсе урнаша, 3 мәчет, мәдрәсә (1908 елдан), 3 мәктәп, су тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 ашлык киптергеч була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3938,38 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Мәлләтамак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Красный Октябрь” колхозы (беренче рәисе – С.В.Вәлиев) оештырыла, 1950 елда аның составына “Якты юл” (Наратасты авылы) колхозы керә. 1996 елдан “Мәлләтамак” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Родные края – Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла. 2004 елда Мәлләтамак һәм Наратасты авыллары арасында Ык елгасы аша күпер төзелә. 1970–2017 елларда балалар бакчасы эшли.

Авылда башлангыч мәктәп (1963 елда яңа бина төзелә, 2017 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп), китапханә (1954 елдан, 2015 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1967 елда ачыла, 2015 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, “Сөләйман” мәчете (2004 елдан) бар; икенче мәчет эшләми.

Мәдәният йорты каршында “Яшьлек” хореография коллективы, “Сәйлән” театр коллективы (икесе дә 2014 елдан), “Ялкын” хор ансамбле (2015 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I, IV, VII Мәлләтамак туктаулыклары (неолит чоры), II Мәлләтамак туктаулыгы (неолит, энеолит чорлары), III, V, VI Мәлләтамак туктаулыклары (буралы курган культурасы), I Мәлләтамак авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге, Чиялек культурасы), III Мәлләтамак авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), II, V, VII, Х Мәлләтамак авыллыклары (Кушнаренко культурасы), VI Мәлләтамак авыллыгы (Чиялек культурасы), VIII, IX Мәлләтамак авыллыклары (Пьянобор культурасы), XI, XII (XV–XVII йөзләр) Мәлләтамак (Наратасты) авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

И.М.Закиров (1953 елда туган) – журналист, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Т.Измайлов (1940–2011) – журналист, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

З.Ф.Төхвәтуллин (1910–1980) – журналист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.С.Юнысов (1950 елда туган) – “Чаллы икмәк” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1993 елдан), РФнең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре, Мөслим районы һәм Чаллы шәһәренең мактаулы хезмәткәре.

Башкорт морзалары Кииковлар нәселе Мәлләтамак авылы белән бәйле, аларның нәсел башлыгы Шәриф Кииков – Е.И.Пугачёв җитәкчелегендә 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышын бастыруда катнаша, Ирәхтә волосте старшинасы (1797 елга кадәр).

Халык саны

1858 елда – 426,
1870 елда – 609,
1884 елда – 604,
1897 елда – 796,
1913 елда – 1128,
1920 елда – 1184,
1926 елда – 854,
1938 елда – 1325,
1949 елда – 963,
1958 елда – 832,
1970 елда – 865,
1979 елда – 734,
1989 елда – 667,
2002 елда – 602,
2010 елда – 579,
2017 елда – 615 кеше (татарлар).