Биографиясе

1832 елның 4 гыйнвары, Вятка губернасы, Сарапул өязе Ижевск корал заводы – 1892 елның 24 мае, Мәскәү.

1853 елда Казан университетын тәмамлый.

Түбән Новгород һәм Казандагы урта уку йортларында эшли, 1860–1871 елларда – Казан университетында, профессор (1868).

1872–1882 елларда Харьков университетында механика кафедрасы мөдире.

1884 елдан Петербургтагы Югары хатын-кызлар курсларында, 1891 елдан Петербург технология институтында.

Харьков (1879) һәм Петербург (1890) математика җәмгыятьләренә нигез салучыларның берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре механика һәм математик физикада дифференциаль тигезләмәләрне интеграллау теориясенә карый. Имшенецкий Монж-Ампер тибындагы тигезләмәләрнең аерым интегралы булганда сызыкча төргә рәвеш­үзгәртүнең гомуми аналитик теориясен үстерә. Үзе керткән махсус интеграллау тапкырлаучысы ярдәмендә сызыкча дифференциаль тигезләмәләрнең рациональ чишелешен табу ысулын тәкъдим итә.

Интегралларны якынча исәпләүдә кулланып, Бернуллиның теләсә нинди тәртиптәге функциясен кертә һәм өйрәнә.

Хезмәтләре     

Исследование способов интегрирования уравнений с частными производными второго порядка функции двух независимых переменных // Уч. зап. Казан. университета. 1868. Т. 4, вып. 3/4;

Общий способ нахождения рациональных дробных частных интегралов линейных уравнений с рациональными коэффициентами // Уч. зап. Петербург. АН. 1887. Т. 55;

Дополнение теории и одно приложение общего способа нахождения рациональных дробных решений линейных дифференциальных уравнений с рациональными коэффициентами // Уч. зап. Петербург. АН. 1888. Т. 58.

Әдәбият      

Андреев К.А. Василий Григорьевич Имшенецкий. Хар., 1895;

Андреев К.А., Некрасов П.А., Жуковский Н.Е. Жизнь и научная деятельность Василия Григорьевича Имшенецкого. М., 1896.