Биографиясе

1943 елның 20 мае, Питрәч районы Күн авылы — 2020 елның 13 декабре, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлый (1970).

1971–1974 елларда — Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда режиссёр, 1974–1975 елларда — Казан курчак театрында баш администратор, 1975–1976 елларда — Татар филармониясендә концертлар алып баручы һәм нәфис сүз осталыгы.

1976–1978 елларда Татар республика күчмә театры актёры, 1978 елдан Татар академик театры труппасында.

Иҗаты

А.С. Хафизов Гайни бай ролендә

Г. Исхакыйның «Курчак туе»; Вафа ролендә – Р. Бариев)

Образлар иҗат иткәндә, табигый тышкы күркәмлегеннән һәм тормышчан күзәтүләреннән оста файдалана. Нигездә, характерлы рольләр башкара, Татар академик театры сәхнәсендә шактый гына зур образлар тудыра: Азамат («Китмәгез, тургайлар!», А.Гыйләҗев), Дерамо («Болан-Патша», К.Гоцци), Камаев («Булмас димә, дөнья бу!», А.В.Вампилов), Хәлиулла, Шәһит («Илгизәр+Вера», «Хушыгыз!», Т.Миңнуллин), Пеппино («Гаугалы гаилә», Э.де Филиппо), Кадыйрбирде («Идегәй», Ю.Сафиуллин), Адаш («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев), Якуб Акчурин («Без китәбез, сез каласыз», Т.Миңнуллин), Фәтхерахман Ишмаев («Гөлҗамал», Н.Исәнбәт), Нургали («Шулай булды шул», Т.Миңнуллин), Тимуш («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Гайни бай («Курчак туе», М.Гыйләҗев, Р.Хәмид; Г.Исхакый әсәрләре буенча), Борһан («Кылый Кирам балдагы», Аманулла), Зәйнулла («Арбалы хатыннар», З.Зәйнуллин), Җәләй мулла («Үлеп яратты», Р.Зәйдулла), Алтын Хан («Хан кызы Турандык», К.Гоцци), Әниште («Минем исемем Кызыл», О.Памук), Колый тархан («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт) һ.б.

А.С.Хафизов Борһан ролендә

«Кылый Кирам балдагы», Аманулла

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары =Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005.

Автор — И.И.Илялова