Биографиясе

1883 ел, Саратов губернасы Биги авылы – 1938 ел, Уфа шәһәре.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала (1896–1902). Казан губернасы Ташбияче авылында, Ачинск (1905–1907), Чита (1907–1912), Хабаровск (1912–1914), Чиләбе (1915–1917) шәһәрләрендәге мәдрәсәләрдә укыта. Укытуда яңа ысуллардан файдалана: Ачинск мәдрәсәсендә кызлар белән малайларны бергә укыта башлый.

1906 елдан «Фикер», «Казан мөхбире», «Сибирия», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналында Себер татарлары, мөселман уку йортларының торышы, укытучыларның тормыш шартлары турында мәкаләләре басыла. «Әлислах» газетасының үз хәбәрчесе була.

1920 елда Эстәрлетамак шәһәрендә «Мәгариф эшләре» журналын чыгаруны оештыра. 1922–1924 елларда «Башкортстан кооператоры» журналы мөхәррире. 1920 елларда «Яңа авыл» газетасында, «Белем» журналында эшчеләр мәктәпләре, укытуның төрле ысуллары турында мәкаләләрен бастыра.

1932–1934 елларда Свердловск педагогия техникумы каршындагы рабфакта эшли. Гомеренең соңгы елларында Уфа театр техникумында татар теле укыта.

Әдәбият

Биккулов И. Кечкенә генә юбилей // Сибирия. 1913. 10 март.

Кудаш А. Фатих Әмирхан хатлары турында бер-ике сүз // Казан утлары. 1960. № 3.

Байчура Ш. Татар яшьләре хәрәкәте һәм Фатих Әмирхан (Истәлекләр буенча) // Казан утлары. 1961. № 1.

Автор – Ф.И.Ибраһимова