Биографиясе

1923 елның 15 июле, Пенза губернасы Надеждино авылы — 2014 елның 22 июне, Казан.

Профессор В.Н.Шубин шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1954), шунда эшкә калдырыла, 1957 елдан гомуми хирургия кафедрасында, 1961–1991 елларда кафедра мөдире, 1997 елга кадәр профессор-киңәшче.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыртуны басу төрләренә һәм операциягә әзерләү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә организмда барган окисьлашу-төзәлү процессларын өйрәнүгә; кайбер авырулар вакытында канны оету системасының аерым компонентлары тирбәнешләрен ачыклауга карый.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар (сыеклыкны тире астына кертү аппараты, 1957; уртак үт юлын дренажлау ысулы, 1982).

Бөек Ватан сугышы ветераны.

Бүләкләре

Ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре    

Перфорации «простых язв» тонкого кишечника // Казан. мед. журн. 1961. № 1;

Профилактика послеоперационных тромбозов и эмболий // Клиническая хирургия. 1963. № 8;

Синдром Монтореля // Клиническая медицина. 1984. № 9;

Хирургическое лечение гнойно-некротических поражений стоп при сахарном диабете // Хирургия. 1988. № 4.