Тарихы

1794 елдан мәгълүм. Чияле Алан авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Камышлы исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 916 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Урта Камышлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Агрокультура» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Мичурин исемендәге колхоз (үзәк утары – Урта Камышлы авылы), 1994 елдан – Мичурин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы» җитештерү кооперативы, 2003 елдан – Щербаков исемендәге, 2005 елдан «ИРС» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәдәният йорты һәм Архангел Михаил кәшәнәсе (2012 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 227,
1897 елда – 336,
1908 елда – 395,
1920 елда – 483,
1926 елда – 437,
1938 елда – 416,
1949 елда – 419,
1958 елда – 374,
1970 елда – 480,
1979 елда – 402,
1989 елда – 220,
2002 елда – 231,
2010 елда – 218,
2021 елда – 208 кеше (чуашлар).