Саны, урнашуы

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк һәм Чибәркүл районнарында яшиләр.

Нагайбәкләрнең гомуми исәбе:

1719 елда – 1,5 мең,

1744 елда – 1,8 мең,

1762 елда – 2,7 мең,

1833 елда – 5,5 мең,

1857 елда – 6,8 мең,

1897 елда – 8,7 мең,

1926 елда – 11,2 мең,

2002 елда – 9,6 мең,

2010 елда – 8,1 мең кеше.

Тел

Ай, Дунайга басма салдым...

Нагайбәк җыры. Оркестр өчен Э.З.Чавлинов эшкәртмәсе. Солистлар: Илмир Касыймов, Газинур Заһидуллин, Александр Игнатьев. Илнар Зәйнетдинов. Оренбург өлкәсе Нежинка авылы фольклор материалларыннан. Г.М.Васильев, Д.М.Васильев язмасы. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Телләре татар теленең урта диалекты составындагы сөйләштән гыйбарәт.

Дин

Башлыча православие динен тоталар һәм «элек чукынганнар» (христианлыкны XVIII йөзгә кадәр кабул иткәннәр) төркеменә керәләр.

Этноним

«Нагайбәк» атамасының килеп чыгышын төрлечә – нугайлар, Казан татарлары һәм фин-угорлар белән бәйләп фаразлаулар бар. Нагайбәкләрнең баштан ук нугай-кыпчак этник асылы булуы һәм Казан арты төбәгендә яшәүләре хакындагы фикер тулырак дәлилләнә. Аларның башка – фарсы, гарәп, бохари, каракалпак этник компонентлары да бар.

Күгәрченнәр гөрли-гөрли күккә менә

Нагайбәк җыры. Солистлар: Эльвира Камалова, Лиана Миронова, Оксана Дмитриева, Регина Павлова. Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районының Париж авылы фольклор материалларыннан. С.Н.Кучевасова язмасы. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Тарих

Нагайбәкләр Кама аръягының көнчыгышында «Уфа ягы яңа чукындырылганнары» рәвешендә 1729 елдан мәгълүм (бу вакытта алар Уфа өязенең Казан даругасындагы 25 авылында яшиләр). Кайбер мәгълүматлар буенча, нагайбәкләр анда 1652–1656 елларда Кама аръягы чик сызыгын корганнан соң килеп утыралар.

1730 елларда нагайбәкләр Минзәлә шәһәренә һәм төбәкнең башка кальгаларына «казак хезмәтенә» билгеләнәләр. Хөкүмәткә тугрылык саклаганга, бу чукындырылган казаклар 1736 елда Минзәләдән 60 чакрым ераклыктагы Нагайбәк авылына (риваять буенча, шул җирләрдә күченеп йөргән башкорт исеме белән атала, соңрак кальга итеп үзгәртелә) урнаштырыла.

XVIII йөздә нагайбәкләр Нагайбәк кальгасында, Бакалыда һәм 12 авылда яшиләр. Бу авылларда шулай ук яңа чукындырылган татарлар һәм типтәрләр гомер кичерә, чукындырылган казаклар алар белән никах-туганлык мөнәсәбәтләренә керәләр.

Казакларның җирдән файдалануын тәртипкә салуга бәйле рәвештә, 1842 елда нагайбәкләр Нагайбәк кальгасы төбәгеннән Оренбург губернасының Югары Урал һәм Оренбург өязләренә күчереләләр. (Югары Урал өязендә алар тарафыннан нигезләнгән авыллар Россиянең Францияне һәм Германияне җиңүе хөрмәтенә Кассель, Остроленко, Фершампенуаз, Париж, Требий, Краснокаменск, Астафьевский һ.б. исемнәр белән аталалар.)

Оренбург өязендә нагайбәкләр татар казаклары торак пунктларына (Подгорный Гирьял, Алабайтал, Ильинский, Неженский) килеп урнашалар. Анда алар мөселман татарлар белән якынаялар һәм XX йөз башында ислам диненә күчәләр.

Югары Урал өязенә күчеп килгән нагайбәкләр элеккечә аерымланып яшиләр һәм XIX йөзнең 2 нче яртысында ук нагайбәкләр буларак аерылып торалар. Гомумән, Нагайбәкләр тарафыннан үзгә этноним кабул ителү аларның христианлашуы (конфессиональ аерымлану), озак вакыт казаклар составында булу (катлау буларак аерымлану), шулай ук 1842 елда нагайбәкләр төркеменең төп өлешенең Урал алдында яшәгән Казан татарларыннан территориаль бүленүе белән бәйле.

XIX йөзнең 2 нче яртысында нагайбәкләр керәшен татарларның үзгә этник төркеме буларак аерылып торалар, 1920 елда һәм 1926 елда халык исәбен алу вакытында мөстәкыйль халык сыйфатында күрсәтеләләр.

Хәзерге вакытта, әлеге төркем вәкилләренең татар халкы белән уртаклыгын аңлауларына карамастан, аларның үзаңында нагайбәкләр булулары шактый ачык чагыла. 2000 елда нагайбәкләр РФнең аз санлы төп халыкларының бердәм исемлегенә кертелә.

Безнең ил

Нагайбәк җыры. Оркестр өчен Э.З.Чавлинов эшкәртмәсе. Солистлар: Эльвира Камалова, Лиана Миронова. Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы фольклор материалларыннан. Г.М.Макаров язмасы. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Шөгыльләре

Нагайбәкләрнең хуҗалыгы «далалы» типтагы игенчелеккә нигезләнә. Яткын-кысыр җирле система файдаланыла, төп культура буларак бодай игелә, солы, арпа, элеккеге традиция буенча арыш һәм борай үстерелә.

Сөрү коралларыннан Урта Идел буе татарларында таралган авыр сабан өстенлек итә.

Яшелчәләр (бәрәңгедән гайре) үстерелми.

Нагайбәкләр умартачылык белән дә шөгыльләнәләр.

Терлекчелек зур әһәмияткә ия була, ул шулай ук «далалы» рәвештә таралыш ала (бай тормышлылар көтүләре белән күченеп йөриләр – «көзләү»гә чыгалар яки үз терлекләрен (кайбер чакта 1,5 мең башка җиткән мал-туарларын) казакълар көтүенә кертәләр).

Ашлык сугуда атлар файдаланылган (аларга тәгәрәткеч яки арба тагылган); әвен кулланылмавы «далалы» традицияләргә туры килә.

Гадәти кәсепләр (ялланып эшләү, олаучылык, таш чыгару, сәүдә) арасында балта эше белән шөгыльләнү һәм экипаж (тарантас арбалар) ясау аерым урын били (бу һөнәр Кама алды керәшеннәре арасында да очрый).

Париж

Нагайбәк җыры. Вокаль төркем башкара. Оркестр өчен Э.З.Чавлинов эшкәртмәсе. Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы фольклор материалларыннан. ГМ.Макаров язмасы. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Йорт-җир

Торулыклар елга буйларында урнаша, кварталлардан тора, аларда гадәттә чиркәү була. Йортлар урам сызыгы буенча төзелә.

Хуҗалык корылмалары торактан аерым урнаштырыла.

Нагайбәкләр башлыча ике бүлмәле кышкы (бура) һәм җәйге (саман кирпечтән салынган) торакларда яшиләр. Өй диварлары балчык белән сылана һәм агартыла.

Торакларның эчке планы көньяк рус тибындагы торакларның көнчыгыш вариантына туры килә, әмма урта рус планы да очрый.

Интерьер киң сәке, агач карават, кайбер чакта сәндерәдән һ.б.дан гыйбарәт. Савыт-саба шкафлары да була.

XIX йөз ахырыннан шәһәр җиһазлары файдаланыла башлый.

Урын-җир кирәк-яракларын әзерләүдә дөя йоны кулланыла. Йорт эче тукымадан эшләнгән үзенчәлекле әйберләр (бәйрәмнәр вакытында – чигүле сөлгеләр, пәрдәләр, чаршаулар, челтәр кәрнизләр) белән бизәлә.

Кием-салым

XX йөз башына кадәр эчке кием өйдә тукылган тукымадан тегелә.

Хатын-кызлар күлмәге туника сыман өлгеле, бала итәкле була.

Ирләр күлмәге гадәттә каралы-аклы яки зәңгәрле-каралы вак шакмаклы куе кызыл алачадан тегелә. Аның өстеннән тар күкрәкчәле эрерәк шакмаклы алъяпкыч киелә.

Билдән түбәнге кием (чалбар) киң итеп буйлы алачадан киселә.

Эчке киемнәрне бизәүдә нәфис туку һәм аппликация алымнары аеруча киң кулланыла.

Өске кием – җилән – төсле плис, бәрхет, кәшемирдән тегелә. Өлгесе – билле, өстәп киселгән һәм җыелган арттакта белән. Җилән өстеннән кулдан тукылган билбау бәйләнә.

Язгы-көзге кием – чикмәнне – тоташ, җиңелчә генә билләнгән арттакта һәм бөкләмнәр белән үзләре әзерләгән постаудан теккәннәр.

Туннар иләнгән тиредән яисә тирене фабрикада җитештерелгән тукыма белән тышлап, бил турысыннан бөрмәләп тегелә.

Кызларның баш киеме (ак калфак) толым бизәмәләре белән киелә. Хатыннарда ул «сүрәкә» дип атап йөртелә торган комплекс белән алышына.

Кабырчыксыман тәңкәләр белән капланган күкрәк бизәмәсе – муенса – киң таралган була.

Оренбург казакларының гадәти киеме ирләр киеме булып санала.

Казакларны озатайык. Казак озату

Нагайбәк җыры. Солистлар: Эльвира Камалова, Лиана Миронова, Газинур Заһидуллин, Илнар Зәйнетдинов. Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районының Париж авылы фольклор материалларыннан. С.Н.Кучевасова язмасы. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Фольклор

Нагайбәкләрнең еллык циклында бәйрәмнәр, православие календарена туры китерелеп, христиан исемнәре белән атала (Тройсын – Троица, Май чабу – Масленица һ.б.). Үз атамалары да гамәлдә була (мәсәлән, Нардуган – раштуа (рождество) циклы).

Язгы-жәйге бәйрәмнәр башка татарлар (иң элек, Казан татарлары) бәйрәмнәре белән уртак.

Йолаларның пасха циклы булган «сөрән» вакытында «бәрмәнчек боткасы» да пешерелә, балалар, өйдән-өйгә йөреп, буялган йомыркалар, бүләкләр җыялар, төрле ярышлар да (көрәш, йөгереш, ат чабышы) уздырыла, ягъни болар барысы да Сабан туе чаралары белән тиңдәш.

Корылык янаган очракта, болыннарда гыйбадәт кылу һәм ботка белән сыйлау йоласы (чук итү) башкарыла. Мөселман татарларда да шундый ук йола бар.

Халык авыз иҗатында борынгы җырлар һәм бәетләр сакланган.

Мөселман татарлардан аермалы буларак, нагайбәкләрдә күмәк (хор белән) җырлау киң таралган. Җырларда казак хезмәте авырлыклары, туган җирдән һәм якыннардан аерылу сагышы чагыла.

Кайбер фольклор әсәрләре («Сак-Сок», «Хан кызы», «Сараш урамы» һ.б.) керәшен татарларның бу үзенчәлекле төркеменең татар халкының калган өлеше белән ныклы берлеген гәүдәләндерә.

Нагайбәкләр мәдәнияте тулаем Казан татарлары, бигрәк тә керәшеннәр мәдәниятенә якын, әмма нагайбәкләрнең элек казаклар катлавына керүе белән бәйле үзенчәлекле элементлар да бар.

Әдәбият

Юсупов Ф.Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре. Казан, 2003.

Нагайбаки (комплексное исследование группы крещёных татар-казаков). Казань, 1995.

Автор – Д.М. Исхаков