Тарихы

Авылга XVIII йөз башында Сембер губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала, кайбер мәгълүматларга караганда, нугайлар туктаулыгы: Туварма чуаш һәм Харитоновка элекке керәшен авыллары урынында барлыкка килгән. 1795 елда ясаклы элек чукындырылган татарлар Фёдоровка һәм Мәлем авылларына күчеп китәләр. Революциягә кадәрге чыганакларда Елизаветина авылы буларак та мәгълүм.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы крепостной крәстияннәр катлавына карый: генерал-лейтенант А.И.Левашёв (1739−1811), аннары кызы кенәз хатыны Е.А.Мостафина, оныгы Е.И.Коптева (1821−1896) карамагында булалар; 1858 елга кадәр ирекле игенчеләр булып күчереләләр. Бу чорда халкының төп шөгыле: игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, киндер сүсе эрләү, бау ишү, мунчала, чана, балчык савыт-саба ясау кәсепчелеге таралган була.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

Башта − Мәлем авылының Покров, 1840 еллардан Яңа Спас авылының Спас чиркәүләре приходларына карый.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда май язу заводы, су тегермәне була. 1887 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла. XX йөз башында шулай ук су тегермәне, тимерчелек, икмәк саклау һәм сату, вак-төякләр кибетләре эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4201 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 226 хуҗалыкның 31 ендә ат юк, 174 е − бер, ике, 21 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 2704 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 132 умарта оясы теркәлә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер үзенә аерым Урсай авыл җирлеге булып тора.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Хлебороб” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.К.Савельев). 1957 елдан − зурайтылган Ленин исемендәге, 1959 елдан – “Россия”, 1962 елдан “Правда” колхозлары составында (барсының да үзәк утары Яңа Спас авылында). 1980 елда мөстәкыйль “Россия” колхозы бүленеп чыга. 1997 елдан “Урсай” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Восток” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе, шулай ук 2 крәстиян фермер хуҗалыгы эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң, авылда башлангыч мәктәп ачыла (1932 елда мәктәп бинасы янып китә, укыту куылган кулаклар өендә алып барыла), 1940 еллар ахырында – җидееллык (беренче директоры Т.И.Богданова), 1964 елда сигезьеллык мәктәпкә үзгәртелә, 1976 елда ябыла, 1986 елда яңадан ачыла, 1990 елдан – урта (1992 елда яңа бина төзелә), 2010 елдан – тулы булмаган урта, 2015 елдан башлангыч мәктәпкә үзгәртелә; 2016 елда ябыла.

1949 елда − уку өе, 1983 елда мәдәният йорты ачыла (аның каршында элекке мәктәп музее эшли).

Авылда шулай ук китапханә (1993 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), кәшәнә (2003 елдан) бар. Авылның янында“Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе матди ярдәме белән төзекләндерелгән“Серебряный ключ”, “У желоба” чишмәләре ага.

Халык саны

1859 елда – 585,
1897 елда – 1158,
1906 елда – 1182,
1913 елда – 1418,
1920 елда – 1491,
1926 елда – 1212,
1938 елда – 890,
1949 елда – 713,
1958 елда – 646,
1970 елда – 546,
1979 елда – 346,
1989 елда – 358,
2002 елда – 439,
2010 елда – 404,
2017 елда – 390 кеше (руслар).