Тарихы

Авылга XIX йөзнең икенче яртысында нигез салына.

ХХ йөз башында авылда мөселман гыйбадәтханәсе була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Кырык Садак авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Земледелец» колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән «Дружба», 1969 елда берләштерелгән «Заря» колхозы составына керә. 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет бар (2009 елдан).

Күренекле кешеләре

Г.Ф.Кәбиров (1957 елда туган) – ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1897 елда – 89,
1910 елда – 104,
1913 елда – 93,
1920 елда – 113,
1926 елда – 124,
1938 елда – 152,
1949 елда – 160,
1958 елда – 138,
1970 елда – 213,
1979 елда – 147,
1989 елда – 98,
2002 елда – 61,
2010 елда – 44,
2015 елда – 27 кеше (татарлар).