Биографиясе

1920 елның 8 мае, Краснодар краеның Усть-Лабинск шәһәре – 1997 елның 30 октябре, Казан.

1944 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, моторлар төзү факультеты деканы (1953–1958), проректор (1958–1963), турбомашиналар кафедрасы мөдире (1965–1991).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре суытыла торган югары темп-ралы газ турбиналарына карый.

Газ турбиналы двигательдән чыгучы кайнар газ агымы җылылыгын үтилләштерүгә караган хезмәтләре Казан моторлар төзү ҖБдә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

Газовые турбины двигателей летательных аппаратов. М., 1991 (автордаш);

Теплопередача в охлаждаемых деталях газотурбинных двигателей летательных аппаратов. М., 1993 (автордаш).