Фәрит Яруллин музее. Экспозиция фрагменты

1997 елда ТР Дәүләт музее (2001 дән — Милли музей) филиалы буларак ачыла, 2007 елдан муниципаль музей. Мәктәп бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы — 100 м2, фондларында 1200 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә.

Композиторлар Заһидулла Ярулла улы һәм Фәрит Заһидулла улы Яруллиннар тормышы һәм иҗатына багышланган беренче залда фоторәсемнәр, З.Яруллинның «Тукай маршы»; Ф.Яруллинның «Партизанка», «Саҗидә», «Соңгы көрәшкә» әсәрләре кулъязмаларының күчермәләре, Ф.Яруллинның хатыны — балерина Галина Сачекка язган хатлары күчермәләре урнаштырылган.

«Мирсәед Яруллин. Тормышы һәм иҗаты» залында экспозициягә фоторәсемнәр, шәхси китапханәсеннән китаплар, композиторның музыка уен кораллары куелган. «Татарстан композиторлары» залындагы экспозиция татар професиональ музыкасы үсешенә зур өлеш керткән күренекле сәнгать эшлеклеләре С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Җ.Фәйзи һ.б. турындагы материаллар белән таныштыра.

Этнография бүлегендә хезмәт кораллары, көнкүреш әйберләре, төбәкнең XIX йөз ахыры – XX йөз башындагы гамәли-бизәлеш сәнгате предметлары урын алган.

Музей ел саен халыкара театр (27 март), музейлар (18 май), музыка (1 октябрь) көннәрен билгеләп уза. «Яраткан көйләр», «Ил сакчылары сезнең өчен!» һ.б. тематик кичәләр үткәрелә. Музей директорлары: Ф.Г.Мөхәммәтҗанов (1997–2000), Г.К.Рәхимова (2001–2012), В.Х.Хәбибуллина (2012 елдан).