Эчтәлек

Биографиясе

1875–1918 еллар, Казан.

1890 елларда күренекле татар җырчылары һәм музыкант-инструменталистлары белән бергә Мәскәүдә, Петербург, Уфа, Оренбург, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдә чыгышлар ясый.

Халык алдында беренче татар концертларын оештыруда актив катнаша, инструменталь ансамбльләр төзи, «Сәйяр» труппасы белән хезмәттәшлек итә.

1907 елдан Казандагы Шәрекъ клубында скрипкачы-солист һәм пианист-аккомпаниатор булып эшли. Граммофон тәлинкәләренә музыкаль әсәрләр яздыра, музыкаль фольклор язмаларын җыю белән шөгыльләнә.

Г.М.Зайпин репертуарының төп өлешен үзе аранжировка ясаган халык көйләре, Европа классик композиторларының, шулай ук үзенең («Садә» маршы, пьесалар, биюләр) әсәрләре тәшкил итә. Аның уйнавы замандашлары һәм мәшһүр татар сәнгать эшлеклеләре тарафыннан югары бәяләнә.

Автор – Ш.Х.Монасыйпов