Тарихы

Авылга XVII−XVIII йөзләрдә Сембер өязенең Үби авылы йомышлы татарлары нигез сала. Беренче исеме –Топрамыш.

1740−1750 елларда авылның татар милләтеннән булган халкын көчләп чукындыру башлана. XVIII йөзнең икенче яртысында татарлар авылны ташлап китә, төп халкын рус алпавыт крәстияннәре (алпавыт Бестужевлар, 1764 елдан Обуховлар карамагында) тәшкил итә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык, вак һөнәрчелек, чана ясау кәсепчелеге, көнлекче булып эшләү таралган була.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда поташ (1852 ел) һәм май язу заводлары, атлар үрчетү, су тегермәне, XX йөз башында – ат заводы, бакалея һәм казна шәраб, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли.

1906 елда бер класслы земство училищесе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Борискино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла. 1967 елда авыл “Победа” колхозы составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылдан 4 км көньяк- көнчыгыштарак (юкка чыккан Юсупкино авылында) Троица Живоначальная чиркәве сакланган (1752 ел, эклектика стилендәге архитектура истәлеге, эшләми, тузган халәттә).

Авыл янында археология истәлекләре: I (буралы курган культурасы), II (буралы курган культурасы), III (соңгы бронза гасыр), IV (соңгы бронза гасыр) туктаулыклары табыла.

Халык саны

1782 елда – 182,
1795 елда – 200 ир заты;
1834 елда – 405,
1870 елда – 816,
1897 елда – 752,
1926 елда – 753,
1938 елда – 616,
1949 елда – 436,
1958 елда – 323,
1970 елда – 201,
1979 елда – 86,
1989 елда – 13,
2002 елда – 22,
2010 елда – 14,
2015 елда – 24 кеше (руслар).