Биографиясе

1891 елның 7 апреле, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Мөэмин Каратай авылы — 1945 елның 15 апреле.

Казан татар укытучылар мәктәбен (1911), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1926) тәмамлый.

1911–1915 елларда Минзәлә өязендә земство мәктәбе укытучысы булып эшли.

1915 елда Россия армиясенә чакырыла.

1916 елда Тифлисның 2 нче прапорщиклар мәктәбен тәмамлый, Чиләбе шәһәрендә 109 нчы запас пехота полкында хезмәт итә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Чиләбе Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма комитеты әгъзасы, хәрби гарнизон башлыгы. Октябрь революциясе вакытында совет хакимияте ягында Чиләбе оборонасы белән җитәкчелек итә.

1917–1918 елларда сул эсерлар партиясе әгъзасы, 1918 елның ахырында РКП(б) сафларына керә. Гражданнар сугышында катнаша. 1918–1919 елларда Хәрби эшләр буенча Халык комиссариаты каршындагы Мөселман хәрби коллегиясенең хәрби бүлек мөдире (Мәскәү); Казанда Мөселман пехота командирлары курсларын оештыруда катнаша, Казан, Сарапул, Чиләбе, Акмулла ныгытылган районнары штабында командирлык вазифаларын башкара.

1926–1931 елларда Кызыл Армия штабының Тикшерү идарәсе карамагында, Төркиягә махсус бурыч үтәргә җибәрелә. 1931–1932 елларда Кавказ Кызыл байраклы армия штабының бүлек башлыгы. 1933–1935 елларда штаб башлыгы, 1 нче Казан укчы дивизиясе командиры.

1935–1942 елларда педагог: М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә гомуми тактика кафедрасы җитәкчесе, И.В.Сталин исемендәге Мәскәү корыч институтында хәрби кафедрасы укытучысы, Кызыл Армиянең Югары хәрби гидрометеорология институтында тактика кафедрасы өлкән укытучысы. Бөек Ватан сугышында катнаша, дивизия командиры урынбасары.

Сугышта һәлак була, Самбор шәһәрендә (Чехословакия) җирләнә.

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. К., 2005.