Эчтәлек

Крәстияннәрнең башка катлауларыннан аермалы буларак, дәүләт крәстияннәре казна җирләрендә яшәгәннәр, җир кишәрлекләреннән файдаланганнар, казнага феодаль рента түләгәннәр, хөкүмәт органнары идарәсенә буйсынганнар, шәхси ирекле саналганнар.

Казан губернасында дәүләт крәстияннәре катлавы, башлыча, XVIII йөз ахырында барлыкка килә. Аның составына ясаклы крәстияннәр, йомышлы татарлар, экономик крәстияннәр (элеккеге монастырь крәстияннәре), аерым йортлылар һщм башкалар керә.

XIX йөзнең 1 нче чирегендә дәүләт крәстияннәре статусы ирекле игенчеләр, элеккеге отставкадагылар һәм игенче солдатлар, ау кошлары асраучылар, ямчылар керә. Крәстияннәрнең башка катлаулары арасында Казан губернасында дәүләт крәстияннәре күпчелекне тәшкил итәләр (1837 елгы мәгълүматлар буенча, 446535 ир-ат, ягъни 80,2 %). Иң күп дәүләт крәстияннәре Чистай (57662 ир-ат – 82,8%), Казан (54000 – 77,3%), Мамадыш (48085 – 98,6%), Ядрин (43412 – 97,8%) һәм Тәтеш (42849 – 85%) өязләрендә була.

Казан губернасының дәүләт крәстияннәре арасында ясаклы, йомышлы һәм икътисад крәстияннәре 97% тәшкил иткән. Милли яктан алганда, дәүләт крәстияннәре арасында 36,1% – татарлар, 32% – чуашлар, 21,8% – руслар, 7,7% – марилар, 1,8% – мордвалар, 0,6% удмуртлар исәпләнә.

Хуҗалык итүнең төп формасы – игенчелек.

Дәүләт крәстияннәрендә җирдән авыл җәмәгате белән бергәләп файдалану гамәлдә була, даими рәвештә җирне тигезләп бүләләр. Казан казна палатасы мәгълүматлары буенча 1800 елда дәүләт крәстияннәрендә 3394440 дисәтинә 1549 сажин җир исәпләнә, бу Казан губернасы территориясенең яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Җирнең мәйданы кыскара барган: бер ир-атка XVIII йөз ахырында 15 дисәтинә, XIX йөзнең 1 нче яртысында 8 дисәтинә туры килгән. Казан губернасында 1838 елда җир кишәрлеге – 7,6 дисәтинә, болын кишәрлеге 0,7 дисәтинә күләмендә булган.

Дәүләт крәстияннәре шулай ук умартачылык белән шөгыльләнгән, читкә китеп эшләгән. Казан губернасының төньяк өязләрендә яшәгән крәстияннәр арасында урманчылык таралыш алган.

Дәүләт крәстияннәренең төп өлеше казнага акчалата рента түли. Пётр I заманында ул һәр җан башыннан елга 40 тиен күләмендә алына, XIX йөзнең 1 нче яртысында оброк 7 сум 50 тиеннән 10 сумга кадәр була. Удел һәм алпавыт крәстияннәренең бурычлары арткан саен, дәүләт крәстияннәре түли торган акчалата рентаның күләме крәстияннәрнең башка категорияләре йөкләмәләре белән чагыштырганда кими бара. Моннан тыш, дәүләт крәстияннәре акчаларын җир ихтыяҗлары һәм дөнья-көнкүреш чыгымнары өчен сарыф итәргә тиеш булалар; алар җан башыннан алына торган салымны түлиләр һәм натураль бурычларны (рекрутлык, лашманлык, юл, йөк ташу эшләре һщм башка йөкләмәләрне) үтиләр.

1832–1835 елларда Казан губернасында земство җыемы һәр ир-атка 83 тиен тәшкил итә; моңа өстәп, һәр ир-ат земство ярдәм капиталы өчен 21 тиен, земство полициясен тоту өчен 30 тиен, азык-төлек капиталы өчен 25 тиен түләгән. Казан губернасында дәүләт крәстияннәреннән җыела торган еллык акчалата җыемнар һәр ир-ат өчен уртача 14 сум булган. Йөкләмәләрне төгәл үтәүне тәэмин итү өчен күмәк җаваплылык кертелгән. Чынлыкта натураль бурычларның зур өлеше дәүләт авылы җилкәсенә салынган.

XVIII йөз – XIX йөзнең 1 нче яртысында сәүдә һәм сәнәгать үсеше нәтиҗәсендә дәүләт крәстияннәренең хокуклары арткан: аларга ваклап һәм күпләп сәүдә итүгә, фабрикалар һәм заводлар ачарга, «буш яткан» җирләрне биләргә рөхсәт бирелгән.

XIX йөз башыннан актив рәвештә дәүләт крәстияннәре исәбенә сәүдәгәрләр, мещаннар һәм цехчылар катлаулары тулыландырылган. 1806 елда Казан губернасы сәүдәгәрләре арасында дәүләт крәстияннәре даирәсеннән чыккан 1180 кеше, мещаннар һәм цехчылар арасында 1836 кеше исәпләнгән. Бер үк вакытта, алпавыт эшмәкәрлеге үсүгә бәйле рәвештә, дворяннар дәүләт крәстияннәрен крепостнойларга әверелдерергә, үзләренең җир биләмәләрен киңәйтергә омтылганнар.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында хөкүмәт дворяннарга йөзәр мең дәүләт крәстияннәрен өләшкән; XIX йөзнең 1 нче яртысында дәүләт утарларын күпләп сату һәм аларны удел ведомствосына тапшыру киң колач алган.

Губернада дәүләт крәстияннәре белән идарә итү өч юнәлештә – хуҗалык, суд һәм полиция катнашында башкарылган. Идарә системасы еш кына үзгәреп торган. Хуҗалык мәсьәләсендә дәүләт авылы губерна казна палатасы карамагында булган һәм аның составында махсус хуҗалык бүлеге оештырылган. Турыдан-туры идарә авыл хакимияте кулында тупланган, аны хөкүмәт күзәтче һәм салымнар җыючы сыйфатында файдаланган. Ул крәстиян үзидарәсенең нигезен хасил иткән авыл җыенында сайланган. 1837 елга кадәр Казан губернасында 887 авыл җәмәгате булган. Җыеннарда крәстияннәрнең хуҗалык һәм иҗтимагый тормышына кагылышлы мәсьәләләр (дәүләт салымнарын һәм йөкләмәләрен бүлешү, авыл җәмәгате җирләрен бүлү, дөнья-көнкүреш бурычларын билгеләү, гаилә бүленешләре, әҗәтләрне кайтару, старосталар, сотскийларны, десятскийларны, салым җыючыларны сайлау һ.б.) каралган. Моннан тыш, 1797 ел, 7 август Указы белән крәстиян үзидәрәсе системасына волость идарәсе дә кертелгән. Волостька бөтенесе бергә 3 меңгә кадәр кеше яшәгән авыллар һәм авыл җәмәгатьләре берләштерелгән. Казан губернасында 1800 елда – 106, 1837 елда 123 волость булган. Суд һәм полиция мәсьәләсендә дәүләт крәстияннәре исправник җитәкчелегендәге земство полициясенә һәм түбәнге земство судына буйсынганнар.

Земство суды башкарма һәм тикшерү хакимиятенә ия булган; ул земство йөкләмәләрен үтәүнең барышы, дәүләт салымнарын түләү, әҗәтләрне кайтару, рекрутларның туплануы өчен җавап биргән. Земство полициясе «җәмгыять тынычлыгын» саклауга, кандидатларның волость һәм авыл идарә органнарына сайлануына күзәтчелек иткән.

Аз җирлелек һәм бурычлар үсү нәтиҗәсендә XIX йөз башында дәүләт крәстияннәренең хәерчеләнүе һәм әҗәтләр артуы күзәтелгән: 1779 елда Казан губернасында әҗәтләр 924470 сум, 1832 дә 3476640 сум тәшкил иткән.

1837–1841 елларда граф П.Д.Киселёв реформасы үткәрелә: Дәүләт милке министрлыгы һәм аның җирле органнары оештырыла, аларга авыл җәмәгатьләре аша дәүләт крәстияннәре белән идарә итү йөкләнә. Литвада, Белоруссиядә һәм Украинаның Днепрдан уң яктагы өлешендә дәүләт крәстияннәренең барщина йөкләмәләре бетерелә, дәүләт утарларын арендага бирү туктатыла, җан башыннан алынган оброк төгәлрәк күләмле җир-промысел җыемы белән алмаштырыла. (Казан губернасында яңа салым-йөкләмә системасы 1862 елның язында кертелә). Әмма бу чаралар дәүләт крәстияннәре хәленә мөһим үзгәрешләр алып килми. Аз җирлелек саклана, әҗәтләрнең күләме үсә, агротехник чаралар дәүләт крәстияннәренең төп массасы өчен артык кыйммәт була. Дәүләт авылын тамырдан реформалау мөмкинлеге крепостной хокук бетерелгәннән соң гына туа. 1861 елгы Крәстиян реформасын әзерләгәндә граф П.Д.Киселёв реформасы тәҗрибәсе (бигрәк тә крәстиян үзидарәсен оештыру һәм крәстияннәрнең хокукый халәтен билгеләү мәсьәләсендә) исәпкә алына; шул ук вакытта дәүләт авылы реформасы нигезенә крәстиян реформасының гомуми концепциясе кертелә (ул крәстияннәрнең җирне милек буларак сатып алуларын күздә тота).

1866 елның 24 ноябрендә «Дәүләт крәстияннәренең җир төзелеше турында» закон кабул ителә. Бу закон буенча авыл җәмәгатьләренең үз карамакларында булган җирләрне «биләү» (турыдан-туры файдалану) хокукы саклана, әмма җан башына кишәрлекләрнең күләме аз җирле губерналарда 8 дисәтинәдән, күп җирле губерналарда 15 дисәтинәдән артмаска тиеш була. Кишәрлекләрне милек итеп сатып алу хокукы 1886 ел, 12 июнь законы белән раслана. Бу реформаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә дәүләт крәстияннәренең җирләре үзәк губерналарда 10% ка, төньяк губерналарда 44% ка кыскара. Сатып алу өчен түләүләр оброк белән чагыштырганда 45% ка арта. Түләүләр 1931 елга кадәр дәвам итәргә тиеш була.

Әдәбият

Софронов М.Г. Государственные крестьяне Казанской губернии и реформа П.Д.Киселёва: Дис. ... Казань, 1952;

Кабузан В.М. Государственные крестьяне в России в XVIII – 50-х гг. XIX вв.: Численность, состав и размещение // История СССР. 1988. № 1;

Хайрутдинов Р.Р. Управление государственной деревней в Казанской губернии в конце XVIII – первой трети XIX вв. Казань, 2002;

Отечественная история: Энцикл. М., 1994. Т. 1.

Автор – Л.М.Айнетдинова