Барлыкка килүе

1821 елда декабристның ике зур оешмасы – Көньяк (җитәкчесе П.И.Пестель) һәм Төньяк (җитәкчесе Н.М.Муравьёв) җәмгыятьләре барлыкка килә.

Төньяк җәмгыять әгъзалары (Санкт-Петербургта) конституцион монархия яклы булалар, алар конституцияне революцион юл белән түгел, ә законлы төстә кабул итү тәкъдиме белән чыгалар.

Көньяк җәмгыять әгъзалары республика идарәсе кертүне һәм крепостной хокукны бетерүне яклыйлар. Император Александр I нең кинәт үлүе белән бәйле рәвештә төньякныкылар яңа император Николай I гә ант бирү көнендә Сенат мәйданына гаскәрләр кертергә һәм, көч күрсәтеп (хәрби гамәлләр белән түгел), Сенатны самодержавиене чикләү өчен тавыш бирергә мәҗбүр итәргә ниятлиләр. Ләкин 1825 елның 14 декабрендә таң алдыннан ук сенаторлар һәм армия Николай I гә ант бирәләр, һәм башланганчы ук күтәрелеш җиңелүгә дучар була. 14 декабрь иртәсендә Төньяк җәмгыять җитәкчеләре баш күтәрүдән баш тартырга карар кабул итәләр, әмма җәмгыятьнең кайбер әгъзалары моның белән килешми.

14 декабрьдә Сенат мәйданына Мәскәү һәм Гренадер гвардия полкларының һәм Гвардия диңгез экипажының 3 меңнән артык солдаты һәм матросы чыга.

Декабрист-казанлылар

Декабристлар арасында шактый санда казанлылар да була. Гаскәрләрне Төньяк җәмгыять әгъзалары Гвардия экипажы лейтенанты А.П.Арбузов, 8 нче флот экипажы капитан-лейтенанты Н.А.Бестужев, Драгун гвардия полкы штабс-капитаны А.А.Бестужев (Марлинский) һәм Мәскәү гвардия полкы штабс-капитаны М.А.Бестужев (Казан алпавытлары Бестужевларның якын туганнары) алып чыгалар. Яшерен оешмаларда тормасалар да, мәйданга Гвардия экипажы матросларын лейтенантлар Ф.Г.Вишневский (Казан университетының элекке директоры улы), Е.С.Мусин-Пушкин (Минзәлә алпавыты улы) һәм мичман В.А.Дивов (аның әнисе Казанда яши) алып чыгалар. 8 нче флот экипажы лейтенанты, Төньяк җәмгыять әгъзасы казанлы Д.И.Завалишин ул вакытта С.-Петербургта булмый: К.Ф.Рылеев аны эш белән Казанга җибәргән була.

Баш күтәрүне бастыру

Николай I артиллериягә ут ачарга әмер бирә, һәм шул көннең төненә баш күтәрү бастырыла.

Декабрьнең егермеләрендә 14 декабрь вакыйгалары турындагы хәбәр Көньяк җәмгыять эш иткән Украинага барып ирешә. Чернигов пехота полкының Васильков управасы башлыгы подполковник С.И.Муравьёв-Апостол, гәрчә Көньяк җәмгыять җитәкчесе П.И.Пестель ул вакытта кулга алынган булса да, Төньяк җәмгыятьне яклап баш күтәртә.

Җәмгыятьтә штабс-ротмистрлар А.И.Барятинский (Казан уделлар конторасы идарәчесе улы), Тульчин управасы рәисе И.П.Жуков, ротмистр В.П.Ивашев һәм башка җәмгыять әгъзалары булалар.

Чернигов пехота полкы (аңа Александр I заманында 1820 елда башкалада кылган тәртипсезлекләре өчен гвардиядән армиягә күчерелгән элеккеге Семёнов полкы хәрбиләре дә керә) 1825 елның 29 декабрендә баш күтәрә, ә 1826 елның 3 гыйнварында тар-мар ителә. Башка полкларны баш күтәртеп булмый.

Черниговлыларга каршы операцияләрдә казанлылар – подполковник, Берләшкән славяннар җәмгыяте әгъзасы А.К.Берстель һәм Көньяк җәмгыятьтә әгъза булып тормаган, ләкин аның эшчәнлеге турында белгән капитан М.И.Пыхачёв та катнаша.

Николай I фетнәчеләрне рәхимсез җәзалый: төп башлап йөрүчеләрне асарга, калганнарын Себергә һәм Кавказга сөрергә әмер бирә. Декабрь чыгышларында гади катнашучылардан күп кеше Кавказга сөрелә, алар анда 1826–1828 һәм 1828–1829 еллардагы рус-Иран һәм рус-төрек сугышларында, шулай ук Төньяк Кавказдагы тау халыкларына каршы экспедицияләрдә актив катнашалар.

Чернигов полкының баш күтәргән өчен Кавказга күчерелгән солдатлары арасында Казан губернасыннан алынганнары да була: татарлардан – Якуб Тимергалиев (Мамадыш өязе Норма авылы), Ишмөгашит Биктимеров (Тәтеш өязе Яңасала авылы), Терентий Дурнаев (Тәтеш өязе Фролово авылы), Ибраһим Остаев (Тәтеш өязе Болтиево авылы), Фәйзулла Баязитов (Лаеш өязе Янтык авылы), шулай ук Александр Усов (Спас өязе Вожи авылы), Сергей Васильев (Чистай өязе Яңа Спас авылы), Степан Александров (Спас шәһәре) һ.б.

Кавказ корпусы командиры генерал И.Ф.Паскевич Баш штабка Кавказга сөрелгән барлык хәрбиләрне сугышларның алгы сызыгында, иң куркыныч урыннарда куллануы турында рапорт бирә.

Югарыда саналган декабристлардан тыш, А.А.Фок, Ф.М.Башмаков, М.М.Нарышкин һәм башкалардан яшерен җәмгыятьләрнең эшчәнлеге турында беләләр һәм Казан төбәге белән элемтәдә торалар. Казан университеты профессор Д.А.Корсаков болай дип яза: «Казан һәм аның белән күрше Сембер губернасы алпавытлары арасында күп кенә декабристлар булган, һәм аларның кайберләре Себергә Казан аша җибәрелгән». 1829 елның җәендә, Себердән Кавказга барышлый, Казанда А.А.Бестужев һәм В.С.Толстой була. 1837 елда шулай ук В.Н.Лихарев, Н.И.Лорер, М.А.Назимов, А.И.Одоевский һәм А.Черкасов, 1840 елда А.А. һәм А.П.Беляевлар Казан аша үтәләр. М.И.Муравьёв-Апостол, С.Г.Волконский һәм башкалар фәкать 1856 да гына Себердән Казан аша туган якларына кайталар. Д. Николай I үлгәч, баш күтәрүдән соң 30 ел үткәч кенә амнистия алалар.

Әдәбият

Восстание декабристов. Материалы. М.–Л., 1927. Т. 3;

Гессен С. Солдаты и матросы в восстании декабристов. М., 1930;

Очерки по истории движения декабристов. М., 1954;

Нечкина М.В. Декабристы. М., 1984;

Гарзавина А.В. «В Казань, профессору К.Ф.Фуксу...». Казань, 1986;

Гарзавина А.В.  «...Отчизне посвятим души прекрасные порывы!». Казань, 1990.                           

Автор – А.В.Гарзавина