Тарихы

1565–1567 еллардан рус чыганакларында пустошь Дертули Апшеик буларак мәгълүм, 1649 елда – Дертюли Радовская, XVIII йөздән Янчиково рәвешендә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чыпта-капчык сугу тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә (1917 елдан), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 601 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Бәтке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Марс» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Марс №2» колхозы (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1960 елгы мәгълүматлар буенча –«Марс» колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1993–1998 елларда «Яншык» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә. Мәдәният йорты (бинасы 1972 елда төзелә), китапханә (1972 елдан), мәчет (2012 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.Ә.Шиһапов (1940 елда туган) – шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның атказанган артисты, С.Сөләйманова бүләге лауреаты;

Р.Ә.Шиһапов (1938 – 2003) – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 337,
1897 елда – 623,
1908 елда – 703,
1920 елда – 737,
1926 елда – 670,
1949 елда – 529,
1958 елда – 446,
1970 елда – 388,
1989 елда – 163,
2002 елда – 163,
2010 елда – 110,
2020 елда – 78 кеше (татарлар).