Эчтәлек

Казан өязеннән (XVI йөз ахыры) аерып чыгарыла.

Үзәге — Уржум шәһәре (мари авылы буларак барлыкка килә, 1584 елдан — рус кальгасы, 1780 елдан — өяз шәһәре).

Биләмәсендә Уржум кальгасы һәм Нократ, Кременка, Буя, Уржум, Немда, Юшут һ.б. елга буйларындагы җирләр керә.

XVIII йөз башыннан өяз территориясе Казан губернасы составында, 1780 елдан — Вятка наместниклыгында. Көнбатыштан — Вятка губернасының Яранск, төньяктан — Нолинск, көнчыгыштан — Малмыж өязләре, көньяктан — Казан губернасының Царёвококшайск һәм Казан өязләре белән чикләшә.

Мәйданы 10174 кв. чакрым.

Халкы 289,2 мең кеше, шул исәптән руслар — 69,5%, марилар — 25,2%, татарлар — 4,8% (1897). 22 волостька бүленә.

Халкы игенчелек, вак һөнәрчелек (урман кәсепчелеге, күн итек тегү, тимерчелек һ.б.) белән шөгыльләнә. Өяздә спирт, бәллүр һәм пыяла әйберләр ясау, поташ, май язу һәм күн эшкәртү предприятиеләре була. 255 мәктәп эшли.

1928 елда бетерелә, өяз территориясе Вятка губернасының Малмыж һәм Нолинск өязләре составына керә.

Чыганаклар

Статистическое описание Вятской губернии и справочные сведения. Вятка, 1875.

Автор — Д.Г.Мостафина