Биографиясе

? – 1398 ел, Каһирә, Мисыр.

Яшьлек елларында Алтын Урданың Гөлестан, Сарай әл-Җәдид шәһәрләрендә яши, 1370–1380 елларда Мәмлүкләр Мисырына күчеп, Бәркук солтан (1382–1399) сараенда «инша диваны» – канцелярия башлыгы (вәзир) булып тора.

Язма чыганакларда төрле жанрларда язылган күпсанлы әсәрләр авторы буларак искә алына. Безнең көннәргә кулъязма «Китабе Гөлестан бит-төрки» җыентыгында робагый жанрындагы бер шигыре сакланып калган.

Әдәбият

Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. Казан, 1976.

Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика. Казань, 1993.

Автор – Х.Й.Миңнегулов