Биографиясе

1919 елның 10 марты, БРның хәзерге Бүздәк районы Олы Өстүбә авылы — 1979 елның 27 ноябре, Уфа.

Туган авылында колхозда эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 329 нчы артиллерия полкында (3 нче удар армиянең 150 нче укчы дивизиясе) һәм 328 нче артиллерия полкының (2 нче удар армиянең 150 нче укчы дивизиясе) 4 нче батареясында туп төзәүче. Төньяк-Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм 1 нче Белорус фронтлары гаскәрләре составында Торопец-Холм (1942), Невель (1943), Рига (1944), Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 18 сентябрендә Эргли шәһәре (Латвия) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Расчёт составында һөҗүм тубын юк итә, 1945 елның 15 февралендә Радовнитце торак пункты (Шнайдемюльдан, хәзерге Пила шәһәре, Польша, төньяк-көнчыгыштарак) янында, тубы белән ачык кырга чыгып, дошманның үзйөрешле тубын сафтан чыгара, сугыш кирәк-яраклары белән 2 автомашинаны һәм вездеходны яндыра; 15 ләп дошман солдатын һәм офицерын юк итә, яралана, әмма сафта кала. 1945 елның 1–2 маенда Берлин өчен барган сугышларда расчёт составында дошманның 10 лап пулемёт ноктасын һәм 20 ләп солдатын юк итә.

Демобилизацияләнгәч (1946), Уфа сыра заводында эшли.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин