Сенатның 1781 ел 28 сентябрь фәрманы белән оештырыла һәм 1781 елның 23 декабрендә эшли башлый.

1796 елның 31 декабреннән Казан губерна штатын тәгаенләгәндә, Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасы белән бергә Казан мәхкәмә һәм җәза бирү палатасына берләштерелә. Сенатның 1801 ел 9 сентябрь фәрманы нигезендә Казан гражданлык эшләре мәхкәмә палатасы буларак торгызыла.

Түбәндәрәк торучы мәхкәмә учреждениеләреннән апелляция буенча һәм тикшерү өчен кергән гражданлык эшләрен карый һәм соңгы карарлар кабул итә.

Өяз мәхкәмәләре, губерна һәм шәһәр магистратлары, шәһәр ратушалары һәм 1796 елга кадәр — югары земство суды һәм югары җәза бирү өчен югары инстанция булып тора.

Палата составына рәис (император билгеләп куя), 2 советник һәм 2 асессор (аларны Сенат билгели), 1802 елдан — рәис, рәис иптәше (урынбасары) (1821 елдан губерна дворяннар җыены тарафыннан сайланалар), дворяннардан һәм сәүдәгәрләрдән 4 утырышчы керә. Палатага секретарь, өстәл башлыклары һәм аларның ярдәмчеләре, күзәтче, казначей, беркетмә язучы, теркәүче, архивариус (барлыгы 10 кеше; 1869) хезмәт күрсәтә.

Сенат һәм 1802 елдан Россия Юстиция министрлыгы карамагында була.

Сенатның 1871 ел 11 декабрь фәрманы нигезендә бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 20. № 14392; Т. 24. № 17702; Т. 26. № 20004;

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1874. Т. 46, отд. 2. № 50301а.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в XVIII в. // Столичные и периферийные города Руси и России в средние века и в раннее новое время. М., 1996;

Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии в XVIII — начале XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3.

Автор – Е.Б.Долгов