Эчтәлек

Биографиясе

1925 елның 15 мае, Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы —  2008 елның 14 августы, Мәскәү.

«Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Мәскәү). Физик культура техникумын һәм тренерларның Югары мәктәбен тәмамлый.

СССР 1953–1954 (1952 һәм 1959 — көмеш), Европа (1984), дөнья (1954) чемпионатларында, Кытайның ачык чемпионатында (1956), Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында (1951, 1953) җиңүче.

1950 елларда җиңел авырлыкта (56 кг га кадәр) СССРның 7 рекордын куя.

1966–1984 елларда «Динамо» футбол командасында.

1985 елдан «Спартак» та массаж ясаучы.

Медальләр белән бүләкләнә.