400 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.

Татарстан территориясендә кыргый үсүче 5 төре бар. Эт борыны (әрсез гөлҗимеш) (R. canina) һәм май розасы (R. majalis) барлык районнарда да очрый; энәле роза (R. aciculfris), яланъяфраклы роза (R. glabrifolia) һәм вак гөлҗимеш (R. rugosa) – сирәк төрләр. Далаланган ерымнарда, куаклыкта, сулык ярларында үсәләр.

Сабагы туры, 50-200 см биеклектә, һәрвакыт диярлек энәле. Яфраклары чиратлашкан, парсыз-каурыйсыман, төпчек яфраклы. Чәчәкләре ике җенесле, берле яки чатыр-себеркәч чәчәк төркемендә, җиңелчә генә хуш исле, бөҗәкләр белән серкәләнә. Җимеше – бер орлыклы чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан, тамыр үрентеләреннән үрчиләр. Күп кенә кыргый төрләре суыкка, корылыкка чыдам, туфракка талымсыз. Кисүне яхшы кичерә. Җимешләре белән кошлар һәм вак имезүчеләр туклана.

Җимешләреннән ясалган төнәтмә, сироп, чәй ялкынсынуга каршы, бәвел һәм үт кудыру өчен кулланыла.

Розаның 25 меңгә якын сорты һәм формасы исәпләнә. Культуралы һәм кыргый төрләре декоратив бакчачылыкта файдаланыла.

Май розасы