Эчтәлек

Борынгы фарсы мифологиясендә Ажи Даһака, Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә –  Заһхак.

Аждаха образы борынгы төркиләр мифологиясендә зороастризм дәверендә (б.э.к. XV–VI йөзләрдә) барлыкка килә.

Урта Идел, Урал буе, Кече һәм Урта Азия, Казакъстан, Көнбатыш Себер һәм Төньяк Кавказ төрки һәм иран халыклары мифологиясендә бер үк исемнең төрле вариантларында йөри: Казан татарларында, әзәрбайҗаннарда, башкортларда, казакъларда (соңгыларында шулай ук  – айдагар) – аждаһа, мишәрләрдә – аздяка, үзбәкләрдә – аждархо һ.б.

Зороастризмның изге китаплар җыентыгы «Авеста» буенча, «алтын гасыр» дип аталган чорда, җирдә авырулар, картлык, үлем, әхлакый кимчелекләр булмаган дәвердә, аждаха – Ажи Даһака – хак диндәге Йима патшаны үтергән, мең елга сузылган явызлык патшалыгы урнаштырган, ә Йиманың апалары Сакнавак һәм Арнавакны үзенең кәнизәкләре иткән.

Бу сюжет Казан татарлары, мишәрләр, башкортлар, казакълар һәм кайбер башка халыклар мифологияләрендә саклана. Сасанидлар хакимияте чорында (224–651) Заһхак булып әверелгән Ажи Даһака иранлыларның дошманнарын – тураннарны (төрки кабиләләр) гәүдәләндерә.

Аждаха борынгыдан су стихиясе белән бәйле; татар тылсымлы әкиятләрендә, гадәттә, елга, күл һәм диңгез буйларында яши. Мифологиядә аждаха зур елан кыяфәтендә сурәтләнә. Татарларның ышануларында йөз яшькә җиткән елан аждахага, меңгә җиткәне юхага әверелә, диелә.

Төрки-татар язма әдәбиятында аждаха беренче тапкыр Сәйф Сараи иҗатында (1321–1396) «Аждарһа» рәвешендә искә алына, әмма ешрак тылсымлы әкиятләрдә очрый.

Аждаханың шәһәрләргә һәм патшалыкларга даими һөҗүм итүен тасвирлаган сюжет аеруча киң таралган. Түләп котылу өчен халык аждахага гөнаһсыз кызларны корбан иткән. Аждахага иң ахыр чиктә бирелгән патша кызын көтмәгәндә килеп чыккан каһарман коткара, ул аждаханы үтерә, патша кызына өйләнә һәм бүләк сыйфатында ярты патшалыкны ала.

Икенче бер сюжет аждаханың Сәмругъ кош балаларын ашарга җыенуы турында сөйли. Егет аларны коткара, шуның өчен Сәмругъ кош аны җир асты патшалыгыннан чыгара. «Кырык уллы кеше» әкиятендә каһарман юлчыларны тирән йокыга (аналогия: йокы – үлем) талдыручы аждаха яшәгән елга яныннан үтеп китәргә тиеш.

Аждаханың татар фольклоры әсәрләрендәге тагын бер сыйфаты – аждаха үлгәч тә, аның гәүдәсенең кайбер өлешләре яшәвен һәм хәрәкәтләнүен дәвам итә. «Аучы» әкиятендә үтерелгән аждаханың ике теше йоклап яткан батыр колакларына килеп керә һәм аны үтерә.

Мишәрләр мифологиясендә аждаха – утлы елан, тол хатынның үлгән ире кыяфәтенә кереп, аның белән яши. Нәтиҗәдә хатын авырый башлый һәм үлә. «Ике туган» әкиятендә аждаха оча торган канатлы елан кыяфәтендә сурәтләнә; шул рәвешчә ул патша кызын урлап китә.

Әдәбият

Татар халык әкиятләре. Тылсымлы әкиятләр. Казан, 1994.

Авеста в русских переводах (1861–1996). СПб., 1997.

Рак И.В. Мифы древнего и раннесредневекового Ирана. СПб., 1998.

Автор –Ф.И. Урманчеев