Эчтәлек

V йөздә Алтайда төрки кабиләләр берлеге оеша. 545 елда төркиләр уйгыр кабиләләрен, 551 елда жуҗаннарны тар-мар итә.

552 елда Бумын каган җитәкчелегендә Төрка каганлык оеша.

555 елда бөтен Үзәк Азия Төрки каганлык хакимлегендә була; 560 елда Урта Азиядә эфталитлар дәүләте юк ителә; Төрки каганлыкка Төньяк Кытай дәүләтләре Чжоу һәм Ци (VI йөзнең өченче чиреге) бәйлелеккә эләгә; Бөек ефәк юлын күзәтеп тору өчен Иран белән сугыш бара; Боспор яулана (576), Херсонес камап алына (581).

Үзара сугыш һәм сәяси кризис (582–603) Төрки каганлыкның Көнбатыш һәм Көнчыгыш Каганлыкларга бүленүенә китерә. Ишби (609–619) һәм Хели (620–630) каганнар вакытында Көнчыгыш Төрки каганлык Үзәк Азиягә йогынтысын торгыза.

630 елда Кытайның Тан династиясе гаскәрләре тарафыннан яулап алына. 679–689 елда Көнчыгыш төркиләре, бәйсезлек өчен кискен көрәш нәтиҗәсендә, үз дәүләтләрен торгызалар.

VII йөз ахырында – VIII йөз башында Көнчыгыш Төрки каганлык актив яулап алу сәясәтен алып бара. 688 елда – уйгырлар, 710 елда кыргызлар тар-мар ителә; төркиләрнең отрядлары Сәмәркандка кадәр барып җитә, әмма гарәп гаскәрләре белән сугышларда җиңеләләр (712–713).

Билге каган (716–734) вакытында каршы тору барышында Тан империясе белән солых төзелә. Билге вафатыннан соң дәүләттә үзара сугышлар башлана, үзәктән куучы процесслар Көнчыгыш Төрки каганлыкның таркалуына китерә, аның урынында Уйгыр каганлыгы төзелә (745).

Көнбатыш Төрки каганлыкта 630 елда Дуло һәм Нушиби кабиләләре берлеге арасында хакимият өчен сугыш башлана. Үзара бәрелешләр нәтиҗәсендә хәлсезләнгән Көнбатыш Төрки каганлык 638–639 да Кытай гаскәрләре тарафыннан яулап алына.

VIII йөз башында Көнбатыш Төрки каганлык Кытай бәйлелегеннән котыла. Тышкы басып алу һәм эчке каршылыклар аның таркалуына китерә (740).

Каганлык юкка чыкканнан соң, яңа дәүләт берәмлекләре барлыкка килә: Бөек Болгар (VII йөзнең беренче яртысы) һәм Хәзәр каганлыгы (VII йөз уртасы). Төрки каганлык Евразиянең төрки телле халыклары тарихында һәм мәдәниятендә мөһим роль уйный, хәзерге төрки телле халыкларга нигез булып торган этник төркемнәрнең үсешенә булышлык итә.

Шулай ук кара: Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре.

Әдәбият

Гумилёв Л.Н. Великая распря в первом Тюркском каганате // Византийский временник. 1961. Т. 20.

Гумилёв Л.Н. Древние тюрки. М., 1967.

История татар с древнейших времён. Казань, 2002. Т. 1.

Ганиев Р.Т. Восточно-тюркское государство VI–VIII вв. Екатеринбург, 2006.