- РУС
- ТАТ
(латинлаштырылган исеме – Аверроэс), Ибне Рөшд Әбү әл-Вәлид бине Әхмәд, гарәп философы, Көнчыгыш аристотелизм вәкиле, табиб
1126 ел, Кордова шәһәре, Испания – 1198 елның 10 декабре, Марракеш шәһәре, Марокко.
1171 елдан Севильядә, соңрак Кордовада казый вазифаларын башкара, 1182 елдан – сарай табибе. 1195 елда, бидгатьчелектә (еретиклыкта) гаепләнеп, эзәрлекләнүгә дучар ителә: медицина, математика һәм астрономия буенча язылган хезмәтләреннән тыш, барлык китаплары Кордова урамнарында яндырыла, Ибне Рөшд үзе Мароккога кача.
Ибне Рөшд солтан кушуы буенча Севилья һәм Кордовада Аристотель хезмәтләрен шәрехли. Бу аңлатмалар гарәп метафизикасында платончылыкның аерым бер төре өстенлек иткән чорда янә грек галиме философиясенә карата кызыксыну уята. Ибне Рөшд Аристотель тәгълиматын исламият гыйлеме белән берләштерергә омтыла, бөтен кешеләр өчен уртак булган һәм җаннарга читтән тәэсир итүче иясез субстанция – бердәнбер Илаһи аң гына бар дип саный (шуңа бәйле рәвештә аерым кеше җанының үлемсезлеген инкарь итә). Ибне Рөшд яратылган дөньяның мәңгелек булуы турындагы тәгълиматны яклый. Ул динне рациональ (сайланганнар өчен) һәм образлы-аллегорик (барлык кешеләр дә лаек булган) өлешләргә бүлә; бу исә ике яклы хакыйкать турындагы тәгълиматны тудырган чыганакларның берсе.
Ибне Рөшд фәлсәфә белән дин арасында бернинди каршылык юк дип исәпли (аныңча, беренчесе икенчесенә нигезләнә). Коръән белгече буларак, Ибне Рөшд һәр мөселман исламның төп кануннарын үтәргә бурычлы, интеллектуаль сәләткә ия кеше фәлсәфәне дә өйрәнергә тиеш дип саный.
Опровержение опровержения. Киев-СПб., 1999.
Фәхретдин Р. Ибне Рөшд. К., 1905;
Григорян С.Н. Великие мыслители Арабского Востока. М., 1960;
Сагдеев А.В. Ибн-Рушд (Аверроэс). М., 1973;
Игнатенко А.А. В поисках счастья. М., 1989.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.