Биографиясе

1954 елның 28 декабрендә Казанда туган.

Мәскәү университетын тәмамлый (1977).

1982 елдан Башкорт педагогика институтының алгебра һәм геометрия. кафедрасында эшли (Уфа шәһәре).

1991 елдан Чаллы педагогика институтында математика һәм аны укыту методикасы кафедрасында (1993 елдан), кафедра мөдире (1993 елдан), проректор (2001–2007).

2008 елдан Мәскәү шәһәр педагогика университетының алгебра, геометрия һәм аларны укыту методикасы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре универсаль алгебралар теориясенә, категорияләр теориясенә, югары уку йортларында математика укыту методикасына карый. Аффин модульләр категорияләрен аңлата, югары уку йортларында математика фәннәрен укытуга генетик яктан якын килү мәсьәләләре чишелешен эшли.

Хезмәтләре

Алгебра һәм саннар теориясе. Чаллы, 1999.

Теория и практика преподавания математических дисциплин в педагогических институтах. Уфа, 1999.

The genetic approach to the teaching of Algebra at the universities // International journal of Mathematical Education in Science and Technology. 2005. V. 36.