Тарихы

Авылга XVI йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Наратово, Соснова, Токуз исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә (1832 елдан, бинасы 1869 елда төзелә), мәктәп (1841 елдан), рус-татар земство мәктәбе (мәгълүматлар буенча, 1904 елдан) эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2193,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волостенда. 1921 елның гыйнварыннан –ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Девәтернә (Тугызбуй) авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла. 1935 елда аның каршында агач эшкәртә торган “Кустарь” артеле ачыла, ул халык ихтыяҗлары өчен күмер һәм җиһаз җитештерә.

1936 елда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1947 елда авылда вакытлыча Красный Борның “Райтоп” һәм “Сельстрой” оешмалары урнаша.

1948 елда Кырыкмас елгасында колхозара “Сосновская” гидроэлектростанциясе төзелә, ул 1954 елга кадәр якын тирәдәге авылларны электр белән тәэмин итә.

1958 елда К.Маркс исемендәге колхоз “Нариман” колхозы (Девәтернә авылы) белән “К.Маркс исемндәге колхоз” итеп берләштерелә (1992 елдан “Игенче”, 1994 елдан “Игенче” крәстияннәр берләшмәсе”). 1998 елда Нарат авылы “Игенче” составыннан чыгып, “Нарат” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын оештыра. 2007 ел башыннан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924–1925 елларда авылда клуб, уку йорты һәм башлангыч мәктәп төзелә. Алга таба мәктәп 2016 елга кадәр төрле биналарда урнаша.

1966 елда уку йорты авыл китапханәсе итеп үзгәртелә һәм 2008 елга кадәр эшли.

Хәзерге вакытта авылда клуб, мәчет (2006 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Л.К.Айтуганов (1935–1964) – шагыйрь, композитор, журналист;

Л.Фазлыева (1978 елда туган) – “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы журналисты;

Н.Н.Шәйдуллина (1966 елда туган) – журналист, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, ТР Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе (1999–2014), ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе (2014 елдан).

Халык саны

1859 елдан – 546,
1890 елда – 876,
1905 елда – 881,
1920 елда – 1126,
1926 елда – 1071,
1938 елда – 991,
1949 елда – 692,
1958 елда – 544,
1970 елда – 521,
1989 елда – 289,
2002 елда – 243,
2010 елда – 181,
2015 елда – 182 кеше (татарлар).