- РУС
- ТАТ
шәркыятьче галим, нумизмат, археолог, төрки-татар телләре докторы (1866), Петербург Фәннәр академиясе академигы (1861, 1890 елдан шәрәфле әгъза)
1830 елның 31 октябре, Санкт-Петербург – 1904 елның 17 гыйнвары, Киев шәһәре; Орел губернасы, Малоархангельск өязе Корсунский авылында җирләнгән.
Александр исемендәге лицейны тәмамлый (1850, Санкт-Петербург).
1850–1859 елларда Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче.
1851–1856 елларда Оренбург төбәгендә фәнни командировкада була, казах телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә.
1857 елдан Рус археология җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, 1861 елдан секретаре, мөселман халыкларының теле һәм әдәбияты буенча экстраординар академик. Петербург Фәннәр академиясендә фәнни эшләрне оештыруга һәм Көнчыгыш кулъязмаларын җыюга зур өлеш кертә.
1861–1871 елларда язучылар һәм галимнәргә бирелә торган С.С.Уваров һәм П.Н.Демидов (1865 елга кадәр) премияләре комиссияләрендә эшли. Петербург Фәннәр академиясендәге гыйльми эшчәнлегеннән тыш, Мәскәү, Тула, Орёл, Рязань губерналарына фәнни командировкаларга бара, Италия, Франция, Бельгия, Германия һ.б. илләрдә Көнчыгыш халыклары тарихына һәм тел белеменә кагылышлы төрки һәм фарсы телле чыганаклар җыя.
Башкортстандагы XIV йөз татар тарихи ядкәре Хөсәен бәк төрбәсен тикшерә (кабер ташындагы татар текстын укый). 1860 елларда «Рус археология җәмгыятенең Шәркыять бүлеге хезмәтләре»н («Труды Восточного отделения Русского археологического общества») редакцияли.
1872 елдан, сәламәтлеге какшау сәбәпле, фәнни эштән читләшә.
1879–1888 елларда Орёл губернасы Малоархангельск өязе дворяннары башлыгы.
1888–1902 елларда Киев уку-укыту округы җитәкчесе, бер үк вакытта 1889 елдан Киев, Подольск, Волынь губерналарының борынгы чыганакларын өйрәнү комиссиясе рәисе.
1902 елдан тайный советник.
Рус география, Германиянең шәркыятьчеләр, Франциянең археологик җәмгыятьләрендә һ.б. оешмаларда әгъза булып тора.
Хезмәтләре Россиянең Көнчыгыш халыклары тарихы һәм мәдәниятенә карый. Татар телендә сирәк очрый торган борынгы акт үрнәген – Касыйм татары Галикәй аталык васыятьнамәсен (1639), XVII–XIX йөзләр тарханлык грамоталарын, XVII йөздәге билгесез авторның монгол телендәге «Алтан Тобчи» («Алтын җыентык», монгол ханнары тарихы, сакланып калмаган борынгы чыганаклардан файдаланып язылган) әсәрен таба һәм фәнни кулланылышка кертә.
Вельяминов-Зерновның фәнни мирасында күренекле урынны «Касыйм ханнары һәм солтаннары турында эзләнүләр» («Исследование о Касимовских царях и царевичах», СПб., ч.1–4, 1863–1887) хезмәте алып тора. Хезмәттә, күп чыганакларга нигезләнеп, Касыйм ханлыгы тарихы яктыртыла, шул исәптән Алтын Урда, Идел буе, Урал, Урта Азия һәм Казакъстан халыклары тарихы киң өйрәнелә. Галим төрки-татар ханлыклары тарихын киң колачлы итеп, үзара бәйләнештә өйрәнүе белән замандашларыннан аерылып тора. Хезмәтләре тулысынча басылып чыкмаган, кулъязмаларының язмышы билгесез.
Х.Фәезханов төзегән «Кырым ханлыгы тарихына кагылышлы чыганаклар» («Материалы для истории Крымского ханства, извлечённые из Московского главного архива МИД», 1864) китабының редакторы.
Төрки телле сүзлекләр авторы.
2 нче дәрәҗә Изге Владимир орденына, Иран, Төркия, Бельгия дәүләтләренең дәрәҗәле бүләкләренә лаек була.
Исторические известия о Кокандском ханстве от Мухаммеда-Али до Худояр-хана // Труды Восточного отделения Русского археологического общества. 1857. Ч. 2.
Монеты бухарские и хивинские // Записки Имперского Русского археологического общества. 1859. Т. 13.
Памятник с арабско-татарскою надписью в Башкирии // Труды Восточного отделения Русского археологического общества. 1859. Ч. 4.
Словарь джигатайско-турецкий. 1868.
Веселовский Н.И. В.В.Вельяминов-Зернов (1830–1904): Некролог // Журнал Министерства народного просвещения. 1904. Ч. 352.
Усманов М.А. Заветная мечта Х.Фаизханова. Повесть о жизни и деятельности. Казань; 1980.
Библиографический словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период. М., 1989.
Автор – Ф.Г.Кәлимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.