Шәһәрләрдә һәм башка торак пунктларда, кеше яши торган урыннарда очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 30–35 см, авырлыгы 250–300 г. Каурый капламы соргылт күк төстә, муены һәм бүксәсе яшькелт алсу, аркасы һәм канатларының эчке өлеше ак. Гадәттә, йорт чарлакларында һ.б. корылмаларда оялый. Парлап яши һәм утрак яшәү рәвеше алып бара. Бөртек, икмәк, азык-төлек калдыклары белән туклана. Февральдә оя ясарга керешә, бер сезонда 2–3 тапкыр бала чыгара. Йомыркалар өстендә утыруда һәм кош балаларын ашатуда ата һәм ана кошлар икесе дә катнаша. 17–18 көннән кош балалары чыга. Алар сукыр, көчсез, ата-аналары бүксәсеннән чыккан кикерек («күгәрчен сөте») белән туена. Соңрак, шулай ук ата һәм ана кошлар бүксәсендә бүрткән орлыклар аларга азык булып тора.

Иделнең уңъяк ярында, күк күгәрченнең кыргый төрчәсен — кыя күгәрченен очратырга мөмкин, ул исә кыя ярыкларында оялый; күптөрле декоратив һәм почта күгәрченнәренең нәсел башы.