Поселокка 1930 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварынан Азнакай районнарында.

Хәзер Туйкә авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла. 1951 елда Сталин исемендәге колхоз составына керә (Туйкә авылы). 1961 елда «Ленин юлы» дип үзгәртелә, 1969 елда аның составына Балтач, Туйкә, Карамалы Елга авыллары, Камышлы Күл поселогы керә.

1990 елда «Ленин юлы» колхозы бүленгәч, Туйкә, Карамалы Елга, Камышлы Күл «Туйкә» колхозы составына керәләр. 1998 елдан «Туйкә» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы.

2001 елда «Туйкә» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы «Мөхәммәдъяров һәм К°» ышанычлылык ширкәте составына керә (Уразай авылы).

Халык саны

1938 елда – 184,
1949 елда – 250,
1958 елда – 78,
1970 елда – 99,
1979 елда – 71,
1989 елда – 31,
2002 елда – 22,
2010 елда – 37,
2015 елда – 54 кеше (татарлар).