Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 26 км, Чаллы пристаненнан 137 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тымытык районы Бәйрәкә авыл советы, 1931 елдан – Азнакай районы Урманай авыл советы, 1963 елдан – Бөгелмә районы Вахитов авыл советы, 1965 елдан Азнакай районы Вахитов авыл советы составында.

Халык саны – 82 кеше (1930 ел, татарлар), 81 кеше (1956 ел, татарлар), 70 кеше (1963 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.