Биографиясе

1916 елның 17 декабре, хәзер БРның Дүртөйле районы Җитембәк авылы — 1965 елның 11 ноябре, Казан.

1937 елдан Дүртөйле районының «Ярыш» газетасы редакциясендә корректор. 1946 елдан Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы, 1948 елдан Илеш районы мәдәният йорты директоры булып эшли.

1949 елдан Казанда яши: Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире (1952–1953), «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр (1953–1955).

Иҗаты

«Язгы ташкыннар» (1950), «Ак розалар» (1963), «Этаплар китабы» (1966), «Үрләргә күңелем гашыйк» (1968) исемле шигъри җыентыклар авторы. Шигырьләренә тәэсирлелек, халыкчан гадилек һәм нечкә лиризм хас. Шагыйрь туган як табигатен, аның кешеләренең күңел дөньясын, яшьлек, мәхәббәт романтикасын яратып тасвирлый. Юмор-сатира — Мансур иҗатының көчле якларыннан берсе. Сатира жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итеп, ул карьерист, бюрократ кебек типларны тәнкыйтьли. «Омтылу» (1951), «Озын Колак баласы Елак-Мылак» (1958) кебек поэма-әкиятләре балалар өчен язылган. Рецензияләр, әдәби-тәнкыйть һәм әдәбият белеменә караган мәкаләләре «Шигъри осталык турында» (1965) җыентыгына тупланган.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре                            

Сайланма шигырьләр. К., 1959;

Сайланма әсәрләр. К., 1972;

Лейсан — весенний дождь. М., 1972.

Әдәбият       

Хуҗиев Г. Үрләргә күзем текәлгән // Казан утлары. 1966. № 3;

Мәҗитов З. Шагыйрь җаны // Казан утлары. 1973. № 5.