Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә нигез салына. Башта авыл Югары һәм Түбән Камага бүленә. 1928 елда берләшәләр.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар, типтәрләр, дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, читкә китеп эшләү таралган була.

Авылда 3 җамигъ мәчет: беренче (XVIII йөзнең беренче яртысы, 1830 һәм 1880 елларда үзгәртеп салына, 1880 елда мәктәп ачыла), икенче (1883 ел, шул ук елда мәктәп ачыла) һәм өченче (1903 ел, шул ук елда мәктәп ачыла).

XX йөз башында 2 икмәк саклау һәм сату кибете. 4 су тегермәне, 5 бакалея һәм мануфактура кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3260 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе – Әлки, 1918 елдан Урсалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Кәрван” (беренче рәисе – Г.Б.Баһманов; 1937 елда “Кәрван” исеменә үзгәртелә) һәм “Кызыл Көч-2” (беренче рәисе – З.Хәсәнов; 1937 елда “Комбайн” исеменә үзгәртелә) колхозлары оештырыла.

1948 елда “Комбайн” колхозы составына Ленин исемендәге колхоз (Гөлбакча поселогы) керә, 1950 елда – “Комбайн” һәм “Кәрван” колхозлары “Комбайн” исеме астында берләшәләр. 1958 елда “Зәй” колхозы (Яңа Нәдер авылы) составына керә, 1990 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1937 елда − җидеелык, 1962 елда − сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1995 елда – тулы булмаган урта, 2007 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (2005 елдан), мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

А.В.Ганиев (Мөхәммтганиев) (1942−2012, туган авылында җирләнә) – язучы;

Х.Н.Камалов (1926−2016) – ТРның халык язучысы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнаша;

И.Н.Фәйзуллин (1953 елда туган) – нефтьче, геология-минералогия фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1746 елда – 47,
1795 елда – 328 ир заты;
1859 елда – 1016,
1897 елда – 1849,
1910 елда – 2324,
1920 елда – 2319,
1926 елда – 2425,
1938 елда – 2045,
1949 елда – 1702,
1958 елда – 1666,
1970 елда – 1501,
1979 елда – 1168,
1989 елда – 639,
2002 елда – 681,
2010 елда – 659,
2015 елда – 680 кеше (татарлар).