12 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Африкада таралганнар. ТР территориясендә бер төре — гади яки Европа сукыр тычканы (T. europaea) республиканың барлык территориясендә очрый. Урманнарда, болын, кырларда, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында яши.

Җир асты хайваны. Гәүдәсенең озынлыгы 15 см га кадәр, авырлыгы 100 г чамасы. Гәүдәсе зур, йомры, башы сузынкы, өскә таба кысылган, муены кыска, көчле. Колаклары тышкы колак яфракларысыз, әмма ишетү аппаратын һәм күзләрен каплаучы тире җыерчыгы бар. Алгы очлыклары кыска һәм көчле, көрәксыман, җир асты юллары казу өчен җайлашкан. Койрыгы юан, зур түгел, тәңкәчекләре күренеп тора. Аяк табаны һәм борыныннан кала, бөтен гәүдәсе бәрхетсыман куе йон белән капланган, оясында хәрәкәтләнгәндә сукыр тычканнарның йоны теләсә нинди юнәлештә ята. Елга 3 тапкыр йон алыштыра: язын (йоны тулысынча алышына), җәен (өлешчә), көзен (куе, озын йон үсә). Тар җир асты юлларында артка да, алга да иркен хәрәкәтләнә. Сукыр тычканнарның оясы яфрак, үлән һәм мүк түшәлгән өннән, катлаулы юллар системасыннан гыйбарәт. 100 м2 га 40–70 данә сукыр тычкан оясы туры килә. Сукыр тычканнар, нигездә, яңгыр суалчаннары, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, моллюсклар, үрмәкүчләр белән туклана. Кышкы йокыга талмыйлар. Елга бер тапкыр үрчиләр. Язын парлашалар, чагыштырмача 40 көннән балалары (3 тән 9 га кадәр) туа.

Сукыр тычканнарның санына һава шартлары: карсыз кыш (туфракның бик тирән туңуы), корылык (яңгыр суалчаннарының туфракның дымлырак катлауларына күчүе сәбәпле), яңгырлар һәм башка тискәре йогынты ясый.

Табигый дошманнары: көзән, ас, ябалак, елак карчыга һәм башкалар.

1930 елларда — елына 220 меңгә кадәр, 1960 елларда якынча 30 мең сукыр тычкан тиресе җитештерелә.

Корткыч бөҗәкләрне, коңгыз личинкаларын һәм башка коңгызларны юкка чыгарып файда китерәләр.

Сукыр тычканнарның җир казуы туфракның аэрациясенә һәм дымлануына булышлык итә.