36 төре билгеле, шуларның 20 се – күпьеллыклар. Берьеллыклардан колмаксыман люцерна үстерелә.

Күпьеллыклардан 2 төп төре таралган: сары люцерна һәм зәңгәр люцерна. Җитештерүдә иң мөһим урынны алып торучы табигый яисә ясалма серкәләндерү нәтиҗәсендә булдырылган арадаш төрләр зәңгәр-гибрид люцерна, сары-гибрид люцерна, чуар-гибрид люцерна.

ТРда киң таралган. Люцернаның күпьеллык төрләре тамырның туфрак өслегеннән 3-7 см тирәнлектә урнашкан юан өлешеннән таралучы күпсанлы сабаклы зур куак барлыкка китерә. Аңардан яз көне һәм чабып алганнан соң үрентеләр үсеп чыга. Яфраклары өчләнгән, чәчәк оешмасы – чук, җимеше – күп орлыклы кузак, орлыклары вак (1000 данәнең авырлыгы – 2 г), бөресыман, сары-көрән төстә. Үзәк тамыр системалы, көчле үсемлек, тамыры 5 м га кадәр тирәнлеккә, җиңел туфракларда 10 м га кадәр җитә.

Тамырларының төп өлеше сөрү катламында урнашкан. Нәзек тамырларында үскеннәр (бүлбе бактерияләре) бар, алар атмосферадан азот туплауга сәләтле. Симбиотик сәләткә ия булу сәбәпле, люцернаның тамырларында 150-200 кг азот туплана. Люцерна туфракның структурасын яхшырта, барлык культуралар, аеруча бөртеклеләр өчен яхшы элгәр санала.

Басу чәчү әйләнешендә продукция бирүчәнлеге 1 га дан 50-60 ц печән (яисә 200-250 ц яшел масса) тәшкил итә. Орлык уңышы уртача 1 га дан 1 ц, уңай килгән елларда (чәчәк ату һәм җимешләнү вакытында кояшлы көннәрнең күп булуы зарур) 1 га дан 3 ц га җитә. Сугарулы җирләрдә яшел массаның уңышы 1 га дан 400-450 ц (яисә 100-110 ц печән) тәшкил итә.

ТРда районлаштырылган сортлар: «Айсылу», «Татарская пастбищная», «Мөслимә». Люцернаның корткычлары – люцерна ябалакчыгы, люцерна галлицасы, люцерна кандаласы һәм башкалар; авырулары – тутык, ончыл чык, таплылык.