Испартның Татарстан бюросы, РКП(б) өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922–1923 елларда Казанда рус телендә (барысы 3 сан) нәшер ителә.

Беренче саны 1922 елның мартында чыга.

Басманың максаты — Испартның эшен яктырту, революция һәм РКП(б) тарихы белән кызыксынучыларны хезмәттәшлеккә җәлеп итү.

Редакция «Революцион көрәштә катнашучылар һәм аның шаһитлары! Көрәшнең бөек көннәре турындагы хатирәләрегез белән уртаклашыгыз» дигән мөрәҗәгать бастыра.

Журнал матбугатта басылган язмалар, документлар, көндәлекләр, плакатлар, фотосурәтләр, карталар һәм башканы җыю эшен активлаштырырга тиеш була.

Юнәлеше

1 нче санда Казан төбәгендәге революцион хәрәкәт белән бәйле эшлеклеләрнең исемлеге бирелә (Испартка алар турындагы материаллар беренче чиратта кирәк була). Редакция пролетар революциянең тәфсилле басма елъязмасын булдырырга планлаштыра.

2 нче һәм 3 нче саннар тематик сан була: 2 нчесе — партиянең яшерен чорына (1880 еллар ахыры — 1905 ел), 3 нчесе 1905–1907 елгы революциягә багышлана.

Журналда С.Е.Лившицның «Казан социал-демократлары тарихыннан очерклар (1888–1916 еллар)» («Очерки истории Казанской социал-демократии (1888–1916 гг.)», Н.Н.Фирсовның «1917 елгы Крәстиян революциясе (октябрьгә кадәр) һәм Вакытлы хөкүмәт» («Крестьянская революция 1917 г. (до октября) и Временное правительство») һәм башка мәкаләләр урын ала.

А.И.Елизарова-Ульянованың «В.И.Ульянов-Ленинның 1887–1889 елларда Казандагы тормышы турында» («О жизни В.И.Ульянова-Ленина в Казани в 1887–1889 гг.»), А.Я.Аросевның «Казан тыныч елларда (1906–1909)» («Казань в глухие годы (1906–1909)») һәм «17 ел элек Октябрь көннәре» («Октябрьские дни 17 лет тому назад»), Н.А.Семашконың «1899–1901 елларда Казан социал-демократик төркеме» («Казанская социал-демократическая группа в 1899–1901 гг.»), В.Н.Залежскийның «Минем беренче адымнарым» («Мои первые шаги»), А.П.Жаковның «Безнең партия февральдән октябрьгә кадәрге чорда Казанда» («Наша партия в период от февраля до октября в Казани»), И.Н.Волковның «Элекке патша сөргенчесе хатирәләре» («Воспоминания бывшего царского каторжанина») һәм башка истәлекләр басыла.

«Пути революции» битләрендә күренекле революционерлар М.М.Вахитов, И.Н.Волков, А.П.Комлев, А.С.Кулеш, М.И.Межлаук, Г.Ш.Олькеницкий, Я.М.Свердлов, Е.П.Табейкин, В.А.Тихомиров, Я.С.Шейнкман һәм башка турында истәлек-хатирәләр дөнья күрә.

«Материаллар» бүлегендә РСДРПның Казан комитетлары тарафыннан 1903–1905 елларда чыгарылган прокламацияләре басыла.

Журналда шулай ук Истпарт утырышларының стенограммалары да биреп барыла.

Мәскәүдәге «Пролетарская революция» журналы редакциясе «Пути революции»ны РКП(б) тарихын яктыртучы иң яхшы журналларның берсе дип атый.

Әдәбият

Невский В.И. Обзор нашей провинциальной истпартовской литературы // Пролетарская революция. 1923. №4;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов