Биографиясе

1926 елның 5 августы, Оренбург — 1995 елның 24 ноябре, Казан.

Иркутск политехник институтын тәмамлый (1948). Көнбатыш Себер фәнни һәм җитештерү оешмаларында эшли. 1965 елдан ЦНИИгеолнерудта, икътисад һәм металл булмаган файдалы казылмаларны эзләү методикасы бүлеге мөдире (1966 елдан).

Хезмәтләре файдалы казылмалар геологиясенә һәм икътисадына карый. Шаманский СССРның руда булмаган минераль чимал ресурсларын һәм республиканың аерым икътисади районнарын геологик-икътисади яктан бәяләү картасын төзи.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Татарстан Республикасында төзелеш материалларының минераль-җитештерү комплексын үстерү проблемаларын геологик-икътисади яктан тикшерү һәм киләчәген дәлилләве өчен бирелә.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.