- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Чистай – Нурлат автомобиль юлы янында, Чистай шәһәреннән 16 км көньяктарак урнашкан
1928 елда Татар Талкышы авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Татар Талкышы авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү чорында «Шахтёр» колхозы оештырыла. 1957 елдан авылда – эреләндерелгән «Талкыш» колхозы, 1963–1987 елларда – Жданов исемендәге колхоз, 1992 елдан – «Талкыш» авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1994–2004 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (барысының да үзәк утары – Татар Талкышы авылы) (кырчылык һәм терлекчелек) эшли.
1937–2013 елларда башлангыч мәктәп эшли.
Авылда клуб (1968 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.